Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты

Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты
Дата:
Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының рәсми сайты

2021 елның 2-7 ноябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты узачак. Спорт программасы үз эченә 19 дисциплина ярышларын ала, алар Су спорт төрләре сараеның 25 метрлы бассейнында үтәчәк. Чемпионатта Европаның 41 иле һәм 385 артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Турнир турында
Йөзү буенча (25 м) Европа чемпионаты Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астында уздырыла. 2019 елның 7 декабрендә Глазгода узган Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казан бертавыштан 2021 елгы чемпионат шәһәре итеп сайланды.

1996-2013 елларда чемпионат ел саен үткәрелә иде, тик 2013 елда яңа расписание кабул ителде: хәзер ул бары так елларда гына уздырыла.

Чемпионатны Европа йөзү лигасы (Ligue Européenne de Natation, LEN), Бөтенроссия йөзү федерациясе (ВФП), “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО оештыра.

2024 елда Татарстан Республикасында шулай ук беренче тапкыр су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты LEN узачак.