«Казандагы Европа чемпионатында нәтиҗәләр бик яхшы булачак»

«Казандагы Европа чемпионатында нәтиҗәләр бик яхшы булачак»
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

2-7 ноябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты LEN узачак. Турнир алдыннан Су спорт төрләре сараенда спортчылар һәм оештыручылар катнашындагы традицион матбугат конференциясе узды.

Беренче булып турнирда катнашучыларга Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников мөрәҗәгать итте, ул Казанның су спорт төрләре дөньясындагы статусын билгеләп үтте.

«Сезне Бөтенроссия йөзү федерациясе йөзеннән Казанда сәламлим. Бу шәһәр безнең өебезгә әйләнде, һәм ул хокуклы рәвештә Россия һәм, шул исәптән, арттыру булмастыр, дөньяның йөзү башкаласы булып санала. Казанның инде берничә тапкыр йөзү буенча зур турнирлар кабул иткәне бар, һәм ул 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Барлык катнашучылар да канәгать калыр дип өметләнәбез», — диде Владимир Сальников.

Йөзү буенча LEN бюросы әгъзасы Марко Стакьотти Казанда үзләрен яшь спортчылар күрсәтер дигән өмет белдерде.

«Европа йөзү лигасы, лига президенты исеменнән спортчыларны Казанда сәламләвемә шатмын. Спортчыларга Европа чемпионатында уңышлар теләп калыйк. Пандемия белән бәйле рәвештә соңгы арада бездә атлетлар буыны алмашынды, һәм яшь буын тагы да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтер әле, бәлки. Европа чемпионатында уңай кичерешләр һәм югары нәтиҗәләр көтеп калабыз», — дип ассызыклап үтте Марко Стакьотти.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Европа йөзү лигасына һәм катнашучыларга Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. «Без Европа чемпионаты катнашучыларын сәламләвебезгә шатбыз. LEN һәм Бөтенроссия йөзү федерациясенә Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәбез. Без кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатын беренче тапкыр үткәрәбез, һәм бу турнирда 400 артык спортчы чыгыш ясаячак. Килеп туган вәзгыятькә карамастан, монда килүчеләрнең барысына рәхмәт», — дип билгеләп узды Хәлил Шәйхетдинов.

Йөзү буенча FINA техник комитеты рәисе урынбасары Крэйг Хантер Казанның Европа чемпионатын үткәрүгә әзерлегенә югары бәя бирде. «Тагы бер тапкыр Казанга җылы караш һәм югары оештыру дәрәҗәсе өчен рәхмәт әйтәсе килә. Спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган, һәм бар да югары дәрәҗәдә узар дип ышанып әйтеп була. Европа чемпионатын оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Бөтенроссия йөзү федерациясенә, Татарстан Республикасына һәм җирле оештыру комитетына аерым рәхмәт. Спортчыларга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез. Бәлки, бу турнирда яңа рекордлар да күрербез әле», — диде Крэйг Хантер.

Европа йөзү лигасы LEN башкарма директоры Марко Бири сүзләренә караганда, Европа чемпионаты бик кызык узарга тиеш, турнирның бүләк фонды да арттырылган.

«Бу чараның мөһимлеген ассызыклап үтәсе килә. Европа чемпионатын оештыру өчен күп хезмәт куелды. Кертелгән яңалыклардан бүләк фондының арттырылуын һәм турнирның гадәттәгегә караганда озаграк булачагын билгеләп үтәсе килә. Катнашучылар составында Олимпия чемпионнары, Европаның төрле илләреннән җыелган көчле йөзүчеләр бар. Без Казанга кайтуыбызга шатбыз», — диде Марко Бири.

Үзләренең Европа чемпионатына өметләре белән спортчылар да уртаклашты: ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Рылов, дөнья чемпионнары Симона Квадарелла һәм Мария Каменева, шулай ук юниорлар арасында дөнья рекорды иясе Давид Поповичи.

«Бу минем өчен шактый уңышлы сезон булды. Олимпиададан соң әзерлек планында бераз тәнәфес булды, формамны бераз югалттым. Казандагы турнирда катнашучыларның нәтиҗәләре бик яхшы булачак, алардан калышып булмый. Югары нәтиҗәләр күрсәтермен дип өметләнәм», — диде Евгений Рылов.

«Олимпиададан соң минем ай ярымлык ял булды, бу минем карьерамдагы иң озын каникуллар иде. Европа чемпионатын түземсезләнеп көтәм, берничә дистанциядә ярышачакмын», — дип билгеләп узды Симона Квадарелла.

«Олимпиададагы чыгышым белән бик үк канәгать түгелмен, Казанда яхшы нәтиҗәләр күрсәтермен дип өметләнәм», — диде Мария Каменева.

«Европа чемпионатында тәҗрибә туплыйсым һәм вакытны яхшы үткәрәсем килә. Монда үрнәк алырлык спортчылар күп», — дип өстәде Давид Поповичи.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте