“Медаль туган көнемә күңелле бүләк булачак”

“Медаль туган көнемә күңелле бүләк булачак”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча LEN Европа чемпионатында ир-атлар арасында беренче медаль ияләре билгеле булды.

400 метр, ирекле стиль, ир-атлар

20 яшьлек Люк Крон җиңүне иртәгә туган көнен билгеләячәк италияле Маттео Чиампидан тартып алды. Маттео дистанциянең күп өлешен алда барды, ләкин 25 яшьлегенә бүләккә алтын түгел, ә көмеш медаль яулады.

“Мин кыска суда уздырылучы халыкара ярышларда беренче катнашам, ләкин иртәнге йөзүләрдәге нәтиҗәләремне күргәч, нигә әле медаль яуламаска дип уйлап куйдым. Казанда җиңә алуыма шатмын”, – дип сөйләде Люк Крон җиңгәннән соң.

“Җиңүгә исәп тоткан булсам да, медаль туган көнемә күңелле бүләк булачак. Ләкин икенче урын да бик әйбәт”, – диде Маттео.

  1. Люк Крон, Нидерланд – 3:38.33
  2. Маттео Чиампи, Италия – 3:38.58
  3. Марко Де Туллио, Италия – 3:38.80

4х50 метр, ирекле стиль, ир-атлар эстафетасы

Россия җыелмасы 2019 елда Глазгода яулаган Европа чемпионнары исемен яклый алмады, ләкин җиңүчеләргә нибары 0,5 секундка оттырып, җиңүчеләр өчлегенә эләгә алды. Нидерланд җыелмасына чемпионлыкны Йессе Путс, Стэн Пейненбург, Кенцо Симонс һәм Том Де Бур китерде.

“Шәп йөзеп үттек! Менә шулай, беренче дистанциядә үк чемпион булу бик күңелле!” – дип сөйләде Йессе Путс.

“Кичерешләр искиткеч. Мин кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатында беренче катнашам, һәм шунда ук эстафетада титул яулау гаҗәеп булды”, – диде Нидерланд җыелмасы йөзүчесе Кензо Симмонс.

“Искиткеч финал килеп чыкты, һәм нибары йөздән өч секундка җиңелү бик моңсу. Ләкин мин медалебезгә бик шат. Минем командадагы иптәшләрем Токиодагы Олимпиадада көмеш яуладылар, һәм алар янәшәсендә йөзү – минем өчен зур мәртәбә”, – диде италияле Марко Орси.

“Без ярышларның беренче көнендә үк медаль яуладык, бу – яхшы башлангыч”, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Владимир Морозов.

  1. Нидерланд – 1:22.89
  2. Италия – 1:22.92
  3. Россия – 1:23.35

Европа чемпионатының икенче көнендә ир-атлар иң көчлеләрне 50 метр араны аркада, 100 метрны баттерфляй белән йөзү һәм 4х50 метр эстафетасында ирекле стиль белән йөзүдә ачыклаячак.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте