БРИКС илләренең Спорт Уеннары 2024 тәмамланды

БРИКС илләренең Спорт Уеннары 2024 тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

12-24 июнь көннәрендә Казан һәм Мәскәүдә БРИКС илләре уеннары 2024 узды. Россия бу ярышларны беренче тапкыр уздырды, һәм алар күп күрсәткечләр буенча рекордлы булдылар.

82 катнашучы ил. БРИКС Уеннары ачык форматта узды, һәм барлык спортчылар да ярышларда катнашуга тигез хокукка ия иде. Казан һәм Мәскәүдә Көньяк һәм Төньяк Америка, Европа, Азия һәм Африка спортчылары җыелган иде.

2852 спортчы. Казанда Олимпия һәм дөнья чемпионнары, Европа, Азия һәм Көньяк Америка беренчелекләре, шулай ук милли чемпионатлар җиңүчеләре һәм призерлары чыгыш ясады. Уеннарның иң олы яшьтәге катнашучысы 65 яшьлек Төркия спортчысы Мостафа Енис Юрдакок иде, ул ат спорты ярышларында катнашты. Иң яшь катнашучы – 12 яшьлек Ксения Савинова Россиянең нәфис гимнастика җыелмасы составында чыгыш ясады.

– 27 спорт төре. Якынча 20 төр, әйтик, авыр һәм җиңел атлетика, спорт гимнастикасы һәм нәфис гимнастика, синхрон йөзү һәм башкалар БРИКС уеннары программасына беренче тапкыр эләкте. Моннан тыш, Уеннар кысаларында футбол һәм баскетбол ике төр ярышы турнирлары узды.

387 медаль комплекты. Медальләрне 38 ил спортчысы яулады, БРИКС уеннары чемпионнары исеменә 15 ил спортчысы лаек булды. Иң күп медальләрне Россия җыелмасы спортчылары алды – 509 медальнең 266сы – алтын. Икенче урында Беларусь (барлыгы 247, 55 – алтын), өченче урында – Кытай (62, 20).

5 алтын медальне БРИКС уеннарының каноэда ишү ярышларында Беларусь Республикасы спортчысы Марина Литвинчук яулады. Ул ярышларның иң күп титуллы спортчысы булып танылды. Синхрон йөзү спортчылары Александр Мальцев һәм Майя Дорошко, йөзүче Мирон Лифинцевта дүртешәр алтын медаль.

– 41:57.80 – шундый нәтиҗә белән Россиянең җиңел атлетика спортчысы Рәйхан Каграманова 10000 метрга йөрүдә җиңде. Бу – сезонның дөньядагы иң яхшы нәтиҗәсе. БРИКС Уеннары вакытында авыр атлетика, җиңел атлетика һәм йөзүдә милли рекордлар куелды.

Ярышлар уздыру һәм спортчыларга күнекмәләр ясау өчен 17 спорт объекты җәлеп ителгән иде (Казанда 16 һәм Мәскәүдә 1). Тулаем алганда, аларга 108 меңнән артык тамашачы килде, ә күп кенә финаллар вакытында трибуналарда аншлаг иде.

БРИКС илләре уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән килгән 1920 волонтер ярдәм итте.

БРИКС уеннарын 18 илдән килгән 750 СМИ вәкиле яктыртты.

– Уеннар трансляциясен Vkontakte социаль челтәрендә 22 миллион катнашучы карады.

– БРИКС уеннары ярышларын күрсәткән ТВ эфирларның гомуми вакыты 150 сәгать тәшкил итте. Трансляцияләрнең 36 сәгате Матч ТВ телеканалында, калган 96 сәгате – тематик каналларда узды.

Шулай ук БРИКС уеннары кысаларында берләшмә илләренең спорт министрларының очрашуы узды, ул киңәйтелгән форматта үткәрелде. Анда Россия, Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Беларусь, Венесуэла, Казахстан, Үзбәкстан, Джибути, Азәрбәйҗан, КХДР, Куба, Кыргызстан һәм Никарагуа министрлары һәм вәкилләре катнашты. Катнашучылар БРИКС берләшмәсендә спорт үсеше һәм Бразилия кабул итәчәк киләсе Уеннар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.