Kazan Volunteers командасының бер өлеше булыгыз!

Командага кушылыгыз

Казан волонтерлары командасына кушылыгыз!

Волонтерлар – ул зур ярышларда һәм чараларда ярдәм итүче ирекле булышчылар. Казанда волонтерлык тарихы 2009 елда, Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында башланды, нәтиҗәдә чарада 20 меңнән артык волонтер катнашты. Хәрәкәт зур популярлык казанды, һәм хәзерге вакытта волонтерлар – теләсә кайсы чараның мөһим өлеше.

 

Волонтерлык үз көчеңне төрле юнәлеш һәм һөнәрләрдә сынап карау, яңа кешеләр белән танышу һәм дуслар табу мөмкинлеге бирә.

Чараларда волонтерлар төрледән-төрле функцияләр башкара: атташе (командаларны озатып йөрү), спорт мәйданчыгында, тамашачылар белән эшләү, мәгълүмат өстәлләре, пресса хезмәте һәм аккредитация үзәкләрендә эшләү, кунакларга урнашырга булышу һәм тагы күп нәрсәләр.

 

Тизрәк рәсми сайтта анкета тутырып, заявка җибәрегез дә, яңа форматтагы иң инновацион чара – 2024 нче елда узачак Киләчәк Уеннары һәм башка кызыклы чараларның фиджитал волонтерлар командасының бер өлеше булыгыз! Анкета тутыргач, сезне оештыручылар белән әңгәмә, уку-өйрәнү һәм, әлбәттә, уңай хисләр ташкыны һәм тиңе булмаган тәҗрибә көтә!

Адрес Казан

Универсиада Авылы ур., 35 йорт, Б408 бүлмә

Ничек барып җитәргә

Телефон номеры +7 (843) 222 07 82

Безнең белән элемтәгә керегез

09:00 - 18:00 Дш-Җм

Электрон почта volunteers@dspkazan.com
Вконтакте vk.com/kazanvolunteers