Брендбук

Слоган

Алга бар. Омтыл. Жиң.

Дирекциянең слоганы оешма эшчәнлегенең барлык өлкәләрен колачлый, аның төп максатларын гәүдәләндерә һәм белдерә.

Әлеге сүзләр һәрвакыт спорт белән ассоциацияләнә, шул ук вакытта теләсә кайсы проектны да чагылдыра. Чөнки проект – ул хәрәкәт, ә аны уңышлы итеп гамәлгә ашыру – җиңү.

Дирекция – барлык проектларны да иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга омтылучы команда.

Алга бар. Омтыл. Жиң.

Логотип

Дирекциянең логотибы йолдызлыктан – җиңүләр, төрле масштабтагы һәм төрле әһәмияткә ия казанышларны гәүдәләндерүче зур һәм кечкенә йолдызлар тупланмасыннан гыйбарәт. Мондый җиңүләр – оешманың максаты.

Спорт – ул һәрвакыт каршылыкны үтү, үз-үзеңне җиңү, көндәшләрне җиңүгә омтылу. Логотипның төс гаммасы үз эченә Җир шары кыйтгаларын гәүдәләндерүче биш төп төсне ала: ачык зәңгәр – Европа, кара – Африка, сары – Азия, кызыл – Америка, яшел – Австралия һәм Океания.

Логотип уртасындагы ак йолдыз дөньядагы тынычлыкны аңлата, бу оешма эшчәнлегенең глобаль һәм халыкара әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Биш берләштерелгән нур дөнья халыкларының спорт ярышында бердәмлеген, тигезлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә.

Стиль барлыкка китерүче элементлар

Стиль барлыкка китерүче график элементларның бер-берсе белән үрелүе уртак максатка бару юлындагы дуслыкны, бердәмлекне, хезмәттәшлекне чагылдыра.

Өстенлек итүче алтын төс гаммасы алтын медальнең ялтыравы белән аваздаш, ул чемпионлыкны, җиңү шатлыгын һәм казанышларны тантана итүне гәүдәләндерә.