Дирекция турында

Зур халыкара һәм бөтенроссия чараларының рәсми оештыручысы

Оешканнан бирле “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО халыкара, федераль, төбәк масштабындагы 130 дан артык проектны гамәлгә ашырды.

 

Генераль директор – Максим Сергей улы Денисов.

Тарих

 

Дирекциягә нигез 2009 елның 14 августында салына, ул шәһәр үсешендә зур роль уйнаган, аны инфраструктура белән тәэмин иткән һәм масштаблы чаралар үткәрү өчен зур материаль булмаган мирас калдырган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм аны үткәрү максатыннан булдырыла. Универсиададан соң Дирекция үз эшчәнлеген дәвам итте, киңәйтте, һәм мөстәкыйль рәвештә дә, төрле оештыру комитетлары составында да әллә ничә тапкыр зур бөтенроссия һәм халыкара чаралар оештыручысы ролен үтәде.
2020 нче елда Дирекция ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар операторы булды, һәм 2021 нче елда Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар планын координацияләүдә катнашты.

 

Дирекция проектлары арасында Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты, Red Bull Air Race авиаузышлары, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты, бадминтон, дзюдо, самбо һәм башка спорт төрләре буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары, спорт өлкәсендә һәм башка юнәлешләр буенча глобаль халыкара конференцияләр һ.б. бар. Дирекция шулай ук 2018 елда Җанатарлар фестивале оештыручысы булды, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы һәм Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатыTM матчларын оештыруда катнашты.

Агымдагы эшчәнлек

 

Россиянең спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә Дирекция актив рәвештә халыкара федерацияләр һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләр урнаштыруын дәвам итә.
2022 нче елда Дирекция Киләчәк Уеннары 2024 оештыручы итеп билгеләнде. Киләчәк Уеннары 2024 – классик спорт, киберспорт һәм AR-/VR-технологияләрен берләштергән яңа форматтагы халыкара турнир. Казанда инновацион проектка әзерлек кысаларында гибрид дисциплиналарда фиджитал турнирлар уздырыла.
Халыкара ярышлар үткәрүдә һәм үсеш алган инфраструктурада бай тәҗрибәсе аркасында, киләсе елларда Татарстан башкаласы Дирекция оештырган берничә зур спорт һәм башка чаралар уздырачак.

Безнең турында саннар белән

Хәзерге вакытта Дирекция Казанда һәм Татарстан Республикасында үтәчәк халыкара һәм бөтенроссия чараларын әзерләү буенча үз эшен дәвам итә.

130дән артык проектлар
70 000нән артык волонтерлар
14 еллык профессиональ эшчәнлек

Гамәлгә куючылар

 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОны гамәлгә куючылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөзендә Татарстан Республикасы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениесе йөзендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорты берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

 

ГТО

 

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тәкъдиме белән Дирекция Россия Федерациясендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын (алга таба – Комплекс) алга этәрү буенча оператор итеп билгеләнде.

 

Әлеге проект кысаларында оешма башкарма хакимиятнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге төбәк органнарын координацияли, комплексның Бөтенроссия мәгълүмат электрон базасының һәм интернет-порталының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итә, кадрларны әзерләүдә һәм укытуда катнаша, комплексның аерымлык билгеләрен һәм аларга таныклыкларны ясауны һәм китереп җиткерүне оештыра, маркетинг программасын гамәлгә ашыра һәм федераль дәрәҗәдә комплексны гамәлгә ашыру эшләрен мәгълүмат белән тәэмин итә.

Мирас

 

2013 нче елда үткән Универсиада Казанның йөзен үзгәртте: Татарстан башкаласында 30 заманча, икътисади яктан нәтиҗәле спорт объекты, уникаль комплекс – Универсиада Авылы барлыкка килде, югары уку йортларының һәм спорт мәктәпләренең материаль-техник базасы тулыланды, ә шәһәр инфраструктурасы масштаблы модернизация процессы аша үтте. Универсиаданы уңышлы үткәрү FISU Халыкара белем бирү үзәге ачарга, спорт волонтерлары институтын барлыкка китерергә, Халыкара волонтерлар академиясен оештыру инициативасын тормышка ашырырга ярдәм итте. 2017 нче елда, Дирекция МИНЕПС VI конференциясе нәтиҗәләре буенча кабул ителгән Казан гамәлләр планын үтәүдә ЮНЕСКОның стратегик партнеры булып тора.

 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанга «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәген бүләк итте һәм махсус белем бирү учрежденияләренә югары дәрәҗәдәге җиһазлар һәм кораллар калдырды. Татарстан Республикасында кадрлар әзерләү системасына дөнья стандартларын кертү мөмкинлеге барлыкка килде.

 

Халыкара йөзү федерациясе (World Aquatics) белән берлектә Казанда Су спорт төрләрен үстерү буенча халыкара үзәк эшли. Үзәкнең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру. Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм хөкемдарлары квалификация дәрәҗәсен күтәрү шулай ук Су спорт төрләрен үстерү үзәгенең приоритетларның берсе булып тора.

2009

Дирекциягә нигез салыну

2009 елның 14 августында Дирекция Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек эшен башлады.

 

  • Универсиаданы үткәрүгә беренче заявка кампаниясен Казан Кытайның Шеньжень шәһәренә оттырды.
  • Заявканы икенче тапкыр биргәч, Казан Испаниянең Виго һәм Корея Республикасының Кванджу шәһәрен узып, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитеты әгъзаларының иң күп тавышын җыйды.
  • 2009 елның 14 августында “2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КБАО эшли башлады.
2013

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада

Әлеге Универсиада дөньяның спорт җәмәгатьчелеге тарафыннан бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында иң яхшысы дип табылды.

  • 27 спорт төре
  • 800 000 тамашачы
  • 11 000 катнашучы
  • 160 ил
  • 351 медаль комплекты
  • 3 млрд. телетамашачы
  • 19 970 волонтер
2014

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы

Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 24 мартындагы карары белән “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы торгызылды. Дирекция ГТО комплексын җәелдерү буенча федераль оператор итеп билгеләнде.

 

  • Ил буенча 2 638 сынау үзәге
  • 14 400 000 катнашучы
  • 14 федераль һәм 91 төбәк илчесе
  • 4 230 000 аерымлык билгесе тапшырылды
2014

Фехтование буенча дөнья чемпионаты

Үзенең зур халыкара спорт чараларын үткәрү тәҗрибәсе ярдәмендә Казан фехтование буенча халыкара турнир үткәрү хокукын алды. Ярышларда өч төрле корал белән көрәштеләр: рапира, шпага һәм кылыч.

 

  • 102 ил
  • 800 дән артык спортчы
  • 12 бүләк комплекты
  • Төрле категорияле 42 халыкара һәм 79 милли судья
  • 343 волонтер
2014

Хай-дайвинг буенча FINA дөнья кубогы

2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионатын әзерләү кысаларында Дирекция тарихта беренче тапкыр уздырылган экстремаль югарылыктан суга сикерү буенча Дөнья кубогының оештыручысы булды.

 

  • 3 ярыш көне
  • 35 спортчы
  • 16 ил
  • 7 судья
  • 100 гә якын тамашачы
2015

Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты

Әлеге чемпионат Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан мондый ярышларны үткәрү тарихында иң яхшысы дип табылды.

 

  • 2413 спортчы
  • 6 спорт төре
  • 190 ил
  • 75 медаль комплекты
  • 6,8 млрд телетамашачы
  • 2651 сәгатьлек туры трансляция
2017

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI)

Дирекция йөздән артык ил вәкиле тарафыннан бертавыштан кабул ителгән Казан гамәлләр планын үтәүдә ЮНЕСКОның стратегик партнерына әйләнде.

 

  • 103 ил
  • 35 спорт министры һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы югары урындагы затлар
  • 20 халыкара спорт оешмасы җитәкчесе
  • 700 дән артык катнашучы
2017

Авиаузыш буенча Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы

Авиаузышлар буенча дөнья сериясе этабы Россиядә беренче тапкыр Казансу елгасы ярында үтте. Дирекция ике ел рәттән әлеге гаҗәеп һава шоуы оештыручысы ролен үтәде.

 

  • 23 пилот
  • 15 катнашучы ил
  • 240 000 тамашачы
  • 180 волонтер
  • 220 ММЧ вәкиле
  • 187 илгә телетрансляция
2017

FISU Volunteer Leaders Academy халыкара спорт волонтерлары форумы

FISU Volunteer Leaders Academy – волонтерлар һәм студентлар спорты милли федерацияләре әгъзаларының халыкара спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе һәм мәгълүматлары белән алмаша торган уникаль белем бирү мәйданчыгы. Форум ел саен уздырыла.

 

  • 100 дән артык спорт волонтеры
  • 80 нән артык ил
  • 7 көн буена сузылган дискуссияләр, мастер-класслар һәм сессияләр
2018

FIFA җанатарлар фестивале™

Россиянең 11 шәһәре белән беррәттән Казан Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатыТМ матчларын кабул итте. Казанга бар дөньядан килгән җанатарлар өчен махсус рәвештә “Казан” гаилә үзәге янында уникаль күңел ачу мәйданчыгы төзелде.

 

  • 26 эш көне
  • 808 081 килүче
  • 3 200 артист
  • 205 шәһәр волонтеры һәр көнне эшләде
  • Россия – Хорватия матчы көнне бирегә 31 000 кеше килде
2018

FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге

2018 елның сентябрендә FINAның стипендиаль программаларын һәм үсеш программаларын гамәлгә ашыру максаты белән Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан Казанда су спорт төрләрен үстерү үзәген булдыру турындагы карарга кул куелды.

 

  • FINAның стипендиаль программаларында катнашучы 25 илдән килгән 30 спортчы
  • 2 әзерләү юнәлеше (йөзү һәм суга сикерү)
  • Тренер һәм судьялар өчен 4 халыкара FINA семинары һәм синхрон йөзү судьялары өчен 1 FINA мәктәбе
  • FINA белем бирү программасында 143 кеше катнашты
2019

FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге

2018 елның сентябрендә FINAның стипендиаль программаларын һәм үсеш программаларын гамәлгә ашыру максаты белән Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан Казанда су спорт төрләрен үстерү үзәген булдыру турындагы карарга кул куелды.

 

  • FINAның стипендиаль программаларында катнашучы 25 илдән килгән 30 спортчы
  • 2 әзерләү юнәлеше (йөзү һәм суга сикерү)
  • Тренер һәм судьялар өчен 4 халыкара FINA семинары һәм синхрон йөзү судьялары өчен 1 FINA мәктәбе
  • FINA белем бирү программасында 143 кеше катнашты
2020

ТАССР оешуга 100 елны бәйрәм итү елы

Дирекция әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чаралар үткәрү операторы итеп сайланды.

 

  • 14 меңнән артык чара
  • Россиянең 69 субъекты, Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы
  • “ТАССРга 100 ел” товар билгесенә 266 сертификат тапшырылды
  • 3000 данә истәлекле тәңкә чыгарылды
  • 4500 объект төзелде һәм төзекләндерелде
2020

Беренче Бөтенроссия урам уеннары

Мультиспорт фестивале Россиянең иң зур экстрим-паркларының берсендә, 2020 елның җәендә ачылган “УРАМ” комплексында узды. Ул һәр ел саен уздырылачак.

 

  • 800 спортчы
  • 10 спорт төре
  • 80 медаль комплекты
  • 8 ярыш зонасы
2021

Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы

 

Спартакиада 2022 елда уздырылачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында оештырылган тест чарасы иде.

 

  • 36 төбәктән килгән 600 атлет
  • 6 спорт төре
  • 4 объект
  • 490 волонтер
2021

БДБ илләренең I Уеннары

БДБ илләре уеннарын үткәрү фикерен Россия Федерациясе тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим 2018 елның 28 сентябрендә Дүшәнбе шәһәрендә үткән БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында хупланды.

 

  • 1500 артык катнашучы
  • 1100 артык спортчы
  • 400 судья һәм рефери
  • 181 медаль комплекты
  • 16 спорт төре
2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Дирекция туган телне саклау, милли мәгарифне үстерү һәм этник-мәдәни үзенчәлекне ныгытуга юнәлтелгән чаралар координаторы булып эшләде.

 

  • 9000 нән артык чара
  • 3 миллион тамашачы
  • 25 милләт кешеләре Татарстанда яш
  • Балаларның 56,6% республикада туган телдә укыйлар
2022

Дуслык уеннары

Дуслык уеннарының максаты — су спорты төрләрен устерү һәм ярышларда катнашучы илләр арасында традиция рәвешендә нигез салынган дуслык җепләрен ныгыту.

 

  • 3 спорт төре
  • 8 турнир
  • 3 058 спортчы
  • 30 ил
2022

Фиджитал Уеннар

Сентябрь-декабрь айларында Казанда «Киләчәк уеннары» инновацион масштаблы вакыйга алдыннан турнирлар сериясе узды. Ярышлар берничә дисциплина буенча узды: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, Beat Saber, дроннар узышы, фиджитал-ярышлар, фиджитал-көрәш һәм фиджитал-хоккей.

 

  • 7 фән
  • 110 катнашучы
  • 4 объект
  • 315 волонтер
2022

Бөтендөнья мирасын саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум

Форум йомгаклары буенча йомгаклау декларациясе кабул ителде, аның кысаларында катнашучылар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының гадел, репрезентатив һәм географик баланслы исемлеген формалаштыруны яклап чыктылар.

 

  • 9 чара
  • 1700 катнашучы
  • 7 үткәрү объекты
2023

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары

2023 нче елның гыйнвар аенда Казан акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен яңа форматтагы беренче зур масштаблы ярышлар уздырды. Уеннар бер үк вакытта җәйге һәм кышкы спорт төрләрендә үткәрелде.

 

  • 4 ярыш көне
  • 14 спорт объект
  • 18 спорт төре
  • 2 177 катнашучы
  • 9 000 тамашачы
2023

ХIV Международный экономический форум «Россия – Исламский мир: KazanForum»

Татарстан стал главной площадкой экономического взаимодействия Российской Федерации и стран исламского мира.

 

  • 16 223 участников
  • 706 представителей СМИ
  • 150 сессий
  • 4 дня
2024

«Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры

Фиджитал концепциясен гәүдәләндергән беренче Киләчәк уеннары – физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерә торган яңа форматтагы спорт тамашасы.

 

  • 2 000гә якын катнашучы
  • 9 объект
  • 21 дисциплина
  • 12 көн
  • $25 млн призлы урыннар

Бүләкләр

 

Дирекция тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар бүләкләргә лаек булды, алар арасында – Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге универсиада өчен “Иң инновацияле проект” һәм “Вакыйганың иң яхшы визуаль образы” ISEM премияләре, шулай ук халыкара һәм милли федерацияләр, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан юлланган күпсанлы рәхмәт хатлары да бар.

Хәйриячелек

 

2015 елдан бирле Дирекция хәйрия эшчәнлегендә актив катнаша. Оешма 40 тан артык хәйрия акцияләрендә, спорт турнирларында, марафоннарда катнашты. Хәйрия эшчәнлеге чорында “Хыялны үтәү”, “Роналд Макдоналд йорты”, “Альпари”, “Балачак шатлыгы” һ.б. фондларга 5 млн. сумнан артык акча күчерелде.

Адрес 420010

Казан, Универсиады авылы, 35 йорт

Ничек барып җитәргә

Телефон номеры +7 (843) 222 07 82

Безнең белән элемтәгә керегез

09:00 - 17:00 Дш-Җм

Электрон почта volunteers@dspkazan.com
Вконтакте vk.com/kazanvolunteers