Биография

Денисов Максим Сергеевич

Генераль директор

1985 елның 22 июнендә Казанда туган.

Тәмамлаган:

  • 2007 елда — Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын

Эшчәнлеге

  • 05.2006 – 05.2007 — «Казгорсервис» ЯАО менеджеры
  • 08.2007 – 06.2010 — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече, бюджет планлаштыруы һәм стратегик үсеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы советнигы
  • 07.2010 – 01.2012 — Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгының Инфраструктур үсеш идарәсенең федераль программалар һәм милли проектлар бүлеге башлыгы
  • 01.2012 – 08.2018 — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО (Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КБАО) транспорт белән идарә үзәген һәм объектларда транспорт бюросын оештыру бүлеге башлыгы, транспорт инфраструктурасы һәм транспорт персоналын әзерләү департаменты директоры, транспорт һәм таможня хезмәт күрсәтүе департаменты башлыгы, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек департаменты башлыгы
  • 09.2018 – 02.2020 — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары
    02.2020 – хәзерге көнгә чаклы — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директор