Себастьян Сабо Казанда узучы Европа чемпионатында дөнья рекордын кабатлады

Себастьян Сабо Казанда узучы Европа чемпионатында дөнья рекордын кабатлады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Венгрия йөзүчесе Себастьян Сабо дөнья рекордын кабатлап, Казанда тагын бер алтын медаль яулады. Йөзү буенча Европа чемпионатының чираттагы көненә йомгак ясыйбыз.

200 метр, комплекслы йөзү, хатын-кызлар

Израиль йөзүчесе Анастасия Горбенко озын суда йөзү буенча 2020 елгы Европа чемпионаты алтынына шул ук дистанциядә, ләкин кыска суда яулаган җиңүен өстәде. Нибары ике ел элек кенә Израиль спортчысы Казанга юниорлар арасындагы Европа чемпионатына катнашу өчен килгән иде, ә бүген ул олылар турнирында чемпион калды. Икенче урынны Швейцария йөзүчесе Мария Уголькова яулады.

“Бу минем кыска суда яулаган беренче медалем. Мин моның өчен бик күп эшләдем, һәм тырышлыгым өчен бүләк алуыма шатмын. Мин ялгыша да алам, ләкин бу илебезнең кыска суда беренче тапкыр җиңүе, бугай”, – дип билгеләп узды Анастасия Горбенко.

“Мин үз вакытымны яхшырттым һәм хәтта илебез рекордын да куйдым. Мин гадәттәгегә караганда да бәхетлерәк, чөнки минем өчен чемпионат тәмамлана, һәм икенче урын – яхшы нәтиҗә”, – дип сөйләде Швейцария өчен чыгыш ясаучы Мария Уголькова.

“Мин иң яхшы вакытымны күрсәтмәдем, ләкин медаль белән канәгатьмен. Соңгы елларда ярышларда авыргарак туры килде, ләкин биредә, Казанда, мин ничек булдыра алам, шуның кадәр тиз йөздем”, – дип белдерде Виктория Гюнеш.
1. Анастасия Горбенко, Израиль – 2:05.17
2. Мария Уголькова, Швейцария – 2:06.41
3. Виктория Гюнеш, Төркия – 2:07.67

50 метр, баттерфляй, ир-атлар

Венгрия йөзүчесе Себастьян Сабо әле кичә генә иртәнге йөзүләрдә Европа чемпионатлары рекордын куйган иде, һәм, 24 сәгать үткәч, ул үз нәтиҗәсен яхшырта алды, Европа рекордын куйды һәм дөнья рекордын кабатлады. Фиништан соң чемпион тагы бераз гына тизрәк йөзмәвенә үкенеч белдерде, ләкин Казандагы уңышларын билгеләп узды.

“Нибары йөздән бер секунд кына җитмәде… Алай да мин дөнья рекордын кабатладым һәм Европаның яңа рекордын куйдым, шулай булгач, нәтиҗәмә шатланып була. Мин бу ярышка бар көчемне бирдем. Хәзер бераз ял итәм, аннан дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясарга тырышачакмын”, – дип сөйләде Сабо.

“Себастьян өчен һәм аның рекордына бик шатмын! Ул шәп егет. Шулай ук Томас һәм аның бронзасына да шатмын. Пьедесталда берьюлы ике Италия егете булу шәп нәрсә. Мин бу дистанциядә көмештән артыгын сорый алмый идем”, – дип билгеләп узды Маттео Риволта.
1. Себастьян Сабо, Венгрия – 21:75
2. Маттео Риволта, Италия – 22:14
3. Томас Кеккон, Италия – 22:37

4х50 метр, ирекле стиль, катнаш эстафета

Нидерланд командасына җиңүне Йессе Путс, Том Де Бур, Маике де Ваард һәм Ким Буш китерде. Путс беренче “илле метрда” Владимир Морозовтан алданрак килде, Де Бур үзенең 50 метрында Климент Колесников һәм Лоренцо Цаццеридан тизрәк йөзде, ә де Ваард һәм Буш командалары булдырган өстенлекне саклап кала алды. Көмеш берьюлы ике җыелмага – Италия һәм Россиягә эләкте.

“Эстафета бик тиз узды. Без егетләребезнең бик зур тизлек белән йөзә алуларын белә идек, һәм безгә алар артыннан калышмаска кирәк иде. Миңа катнаш эстафетлар бик ошый”, – дип билгеләп узды Маике де Ваард.

“Без конкуренциянең бик югары дәрәҗәдә икәнен белдек, ләкин алай да үзебезгә ышандык, чөнки командабыз бик әйбәт. Мин бар көчемне нәкъ менә эстафетага бирергә теләдем, шуңа йөз метрны ирекле стиль белән йөзүдән баш тарттым. Бу дистанциядә җиңү мөмкинлегем югарырак икәнен аңлый идем.

“Бу медальне бүләк дип атап була. Аруыбызга карамастан, бар көчебезне бирдек”, – дип ассызыклап үтте Сильвиа ди Пьетро.

“Көмеш начар нәтиҗә түгел. Без барлык эстафеталарда да медальләр яуладык, һәм бу яхшы”, – дип белдерде Владимир Морозов.
1. Нидерланд – 1:28.93
2. Италия һәм Россия – 1:29.40

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте