Казанда узучы Европа чемпионатында яңа рекордлар куела

Казанда узучы Европа чемпионатында яңа рекордлар куела
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казандагы турнирның икенче көнендә Европа чемпионатының берьюлы ике рекорды куелды.

50 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

Күп тапкыр дөнья чемпионы һәм әллә ничә дөнья рекорды иясе Сара Шестрем аңа сезон башында комачаулаган сәламәтлек белән бәйле проблемаларның инде артта калуын күрсәтте. Ул Европа чемпионатының алтын медален турнирның яңа рекорды белән яулады – 23.12, һәм шуның белән үз исәбенә тагы бер медаль өстәде.

“Бу авыр ел иде, һәм мин Казанда күрсәткән нәтиҗәмә бик гаҗәпләндем. Җиңүемә бик шатмын. Пьедесталга шулкадәр тиз кайта алырмын дип уйламаган идем. Чемпионатны менә шулай башлавы бик күңелле”, – диде Сара Шестрем.

“Бу минем кыска суда яулаган беренче медалем, һәм мин бик бәхетле”, – дип белдерде Катажина Васик.

  1. Сара Шестрем, Швеция – 23.12
  2. Катажина Васик, Польша – 23.49
  3. Мария Каменева, Россия – 23.72

100 метр, брасс, хатын-кызлар

Италия кызы Мартина Карраро Казанда йөз метр араны брасс белән йөзүдә җиңү яулап, ике ел элек Глазгода йөз метрда яулаган чемпион исемен кабат яклады. Моннан тыш, ул узган турнир белән чагыштырганда вакытын да яхшырта алды. Көмеш медальләргә Евгения Чикунова һәм Энели Ефимова лаек булды.

“Минем Глазгодагы нәтиҗәмне кабатлыйсым килгән иде, тик моны эшли алачагыма бик үк ышанып бетмәдем. Бу минем өчен авыр ел иде, ләкин мин игътибарымны төп нәрсәгә юнәлтә алдым һәм җиңдем. Җиңүем белән бик горурланам”, – диде Мартина фиништан соң.

“Бу – минем шәхси рекордым, һәм ул юниорлар арасында да яңа рекорд булып тора. Мин, әлбәттә, алтын медаль турында уйлаган идем, әмма көмеш тә яхшы нәтиҗә”, – дип билгеләп узды Евгения Чикунова.

“Призерлар өчлегенә эләгүемә ышана алмыйм. Бу минем өчен зур сюрприз! Миңа бары 14 яшь кенә. Мин шундый бәхетле!” – дип шатланып билгеләп үтте Энели Ефимова.

  1. Мартина Карраро, Италия – 1:04.01
  2. Евгения Чикунова, Россия һәм Энели Ефимова, Эстония – 1:04.25

50 метр, аркада йөзү, хатын-кызлар

Европа чемпионатының тагы бер рекордын Климент Колесников куйды, ул инде Казанда 50 метр араны аркада үтүдәге нәтиҗәсен инде икенчегә яңартты. Токиодагы Олимпия уеннары призерын Микеле Ламберти һәм Роберт Глинта куып тота алмады.

  1. Климент Колесников, Россия – 22.47
  2. Микеле Ламберти, Италия – 22.65
  3. Роберт Глинта, Румыния – 22.74

Пьедесталга эләккәндә мин һәрвакыт шатланам. Үземнең иң яхшы “йөзүемне” күрсәтергә теләдем, шуңа җиңү зур сюрприз булмады. Гадәттә бу дистанциядә мин башка егетләр белән түгел, ә үз-үзем белән ярышам”, – диде Колесников җиңүдән соң.

“Чыгышым белән бик канәгатьмен. Стартка кадәр шулай тиз йөзәрмен дип уйламадым да. Колесников белән беренче урын өчен ярышу авыр булды, ләкин мин үземне яхшырту өстендә эшләячәкмен”, – дип сөйләде Микеле Ламберти.

“Әлбәттә, мин бик шат. Мин шәхси рекорд та, илебез рекордын да куйдым. Тагы ни теләп була?” – дип билгеләп узды Роберт Глинта.