Казанда кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты старт алды

Казанда кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты старт алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Йөзү буенча Европа чемпионатының ярыш программасы иртә белән үк башланды – ул вакытта беренчел йөзүләр үтте, ә кичен 400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә беренче медальләрне уйнаттылар.

400 метр, комплекслы йөзү, хатын-кызлар

Дистанциянең беренче яртысын барыннан да тизрәк Венгрия вәкиле Жужанна Якабош йөзеп үтте. Ул вакытта булачак чемпион әле җиденче генә булып бара иде, тик алдагы 200 метр барысының да астын-өскә китерде. Виктория Гюнеш финишта Аня Чревар һәм Сара Франческины барыбер уза алды һәм йөздән ике секунд өстенлек белән җиңү яулады. Көмеш медальне үзара берьюлы ике спортчы бүлеште.

“Җиңүем һәм нәтиҗәм белән бик канәгатьмен. Ләкин мин хәзер бераз ардым”, – дип билгеләп узды Виктория фиништан соң.

“Мондый нәтиҗә минем өчен күңелле сюрприз. Мин күптән түгел генә тренерымны алыштырдым һәм уңышка болай тиз ирешермен дип уйламаган идем. Мин бик бәхетле”, – дип сөйләде Аня Чревар.

  1. Виктория Гюнеш, Төркия – 4:30.45
  2. Аня Чревар, Сербия һәм Сара Франчески, Италия – 4:30.47

4х50 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар эстафетасы

Чемпионат хуҗасы Россиягә беренче алтын медальне 4х50 метр эстафетасында кызлар китерде. Розалия Насретдинова, Арина Суркова, Мария Каменева һәм Дарья Клепикова Нидерланд һәм Польша кызларын артта калдырдылар. Шунысы игътибарга лаек, Нидерланд командасына 2021 елгы Дөнья кубогында 11 алтын медаль яулаган Кира Туссен ярдәм итә алмады.

“Җиңү ансат булмады, әмма мин алтын медалебезгә шат!” – диде Мария Каменева.

“Чемпионатны медальдән башлау һәрвакыт күңелле. Безнең командабыз бик шәп, миңа алар белән йөзү бик ошый”, – дип билгеләп узды Нидерланд йөзүчесе Ким Буш.

  1. Россия – 1:34.92
  2. Нидерланд – 1:35.47
  3. Польша – 1:35.94

Чәршәмбе көнне Европа чемпионатында медальләр хатын-кызлар арасында 50 һәм 800 метр араны ирекле стиль белән һәм 100 метрны брасс белән йөзүдә уйнатылачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте