Казанда кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты тәмаланды

Казанда кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты тәмаланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының соңгы көнендә спортчылар берничә дөнья һәм Европа рекорды куйдылар.

400 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

Әлеге дистанциядә өченче алтынын яулап, Анастасия Кирпичникова 800 һәм 1500 метрда яуланган җиңүләргә тагы бер медаль өстәде. Икенче урынны аның милләттәше Анна Егорова яулады, ул чемпионатка кадәр җитди авырган иде, тик тернәкләнә алган.

“Күңелдә бары яхшы хисләр, аеруча минем 1500 метрдагы уңышсызлыктан соң. Мин, бәлки, тагы да яхшырак вакыт күрсәтә алганмындыр, ләкин мин барыбер бәхетле. Ләкин хәзер мин монысына да канәгать. Миңа көч биреп торучыларның барысына да рәхмәт”, – дип сөйләде Анастасия.

“Медалемә бик шатмын. Мин бик озак авырдым, Европа чемпионатында катнашырмын дип уйламадым да. Ләкин нәтиҗәдә карьерамдагы иң яхшы вакытларның берсен күрсәттем”, – диде Анна Егорова.

  1. Анастасия Кирпичникова, Россия – 3:59.18
  2. Анна Егорова, Россия – 4:00.52
  3. Изабель Мари Госе, Германия – 4:01.37

400 метр, комплекслы йөзү, ир-атлар

18 яшьлек Илья Бородин 400 метр араны юниорлар арасындагы дөнья һәм Европа рекорды белән йөзеп үтте. Ул бер секундка диярлек беренче йөз метрдан соң алда барган италияле Раццеттины узып китте.

“Минем максатым бар иде, һәм мин аны үтәдем. Бәлки, бик бәхетле булып күренмимдер, әмма бу арыганлык аркасында. Бу катлаулы сезон булды, берничә тапкыр авырдым, ә бу бер дә күңелле түгел”, – дип сөйләде Илья Бородин.

“Бу чемпионатта 2-3 медаль яуларга теләгән идем, һәм мин моны эшли алдым. Дөресен әйткәндә, бүген 3:59 эчендә йөзеп үтәсе килгән иде, әмма ни булды, шул булды инде. Мин моның белән дә канәгать”, – дип билгеләп узды Италия йөзүчесе.

  1. Илья Бородин, Россия – 3:58.83
  2. Альберто Раццетти, Италия – 4:00.34
  3. Хуберт Кош, Венгрия – 4:03.16

50 метр, брасс, хатын-кызлар

50 метрны брасс белән йөзү дистанциясен дүрт спортчы 30 секундтан да кимрәк вакыт эчендә йөзеп үтте, һәм алтын медаль язмышы финишта гына хәл ителде. Италия кызы Арианна Кастильони барлык көндәшләреннән дә беразга гына җитезрәк булып чыкты һәм индивидуаль ярышта беренче тапкыр Европа чемпионы булды.

“Мин иң яхшы вакытымны күрсәтмәдем, әмма индивидуаль ярышларда беренче алтын медалемне барыбер яуладым. Миңа дөрес тактика һәм, әлбәттә, җиңүгә омтылыш ярдәм итте”, – дип аңлатты үз җиңүен Арианна.

  1. Арианна Кастильони, Италия – 29.66
  2. Бенедетта Пилато, Италия – 29.75
  3. Ника Годун, Россия – 29.80

100 метр, ирекле стиль

Климент Колесников Казаннан өч алтын медаль алып китүче йөзүчеләр компаниясен тулыландырды. Ул 100 метрны ирекле стиль белән йөзүдә италияле Алессандро Мирессидан тизрәк булып чыкты.

“Җиңүемә бик шатмын. Вакытымны тагы да яхшыртып буласын беләм, әмма килеп чыкканы да начар түгел икәнен күрәм. Бу ярышта мин вак-төяк техник хаталар җибәрдем, һәм аларны төзәтергә кирәк”, – дип комментарий бирде Колесников үз җиңүенә.

Әгәр барысын бергә кушсак, бронза – яхшы нәтиҗә. Миңа узган ярышларда бәхет азрак елмайды, мөгаен, бу минем озын суда йөзүне күбрәк хуп күрүем белән бәйледер”, – дип билгеләп узды Владислав Гринев.

  1. Климент Колесников, Россия – 45.58
  2. Алессандро Миресси, Италия – 45.84
  3. Владислав Гринев, Россия – 46.06

50 метр, баттерфляй, хатын-кызлар

50 метрны баттерфляй белән йөзүдә яуланган җиңү Сара Шестрем өчен Казандагы Европа чемпионатында дүртенчесе иде, һәм ул индивидуаль ярышларда чыгышын чемпионатлар рекорды белән тәмамлады – 24.50. Моннан тыш, швед йөзүчесе шәхси рекорд куйды.

“Минем өчен шәхси рекорд Европа чемпионатлары рекордыннан да мөһимрәк. Бар да бик яхшы узды, һәм мин ничек травмадан соң формага кайтуым белән канәгатьмен. Алда бик күп ярышлар көтә, һәм үзеңнең яхшы формада икәнеңне белү бик күңелле”, – дип ассызыклап үтте Сара.

“Беркайчан да Европа чемпионатында берьюлы ике медаль яулармын дип уйламаган идем. 50 метр минем төп дистанциям түгел, чөнки мин төп игътибарны күбрәк Олимпия уеннарының йөз метрына бирәм. Ләкин бүген мин шәхси рекорд куйдым һәм бик җитез йөзүчеләр белән ярыштым”, – дип сөйләде грек спортчысы.

  1. Сара Шестрем, Швеция – 24.50
  2. Майке де Ваард, Нидерланд – 24.97
  3. Сильвиа ди Пьетро, Италия һәм Анна Нтунтунаки, Греция – 25.09

800 метр, ирекле стиль, ир-атлар

Тагы бер рекордны 800 метрны ирекле стиль белән йөзүдә ир-атлар куйдылар. Моннан тыш, 2012 елда Янник Агнела ирешкән казанышны берьюлы ике спортчы яхшырта алды. Италияле Грегорио Палтриньери немец Флориан Веллброкны нибары йөздән биш секундка узды, һәм нәкъ менә аның исеме Европа йөзү спортының рекордлар китабына кертелде.

  1. Грегорио Палтриньери, Италия – 7:27.94
  2. Флориан Веллброк, Германия – 7:27.99
  3. Свен Шварц, Германия – 7:33.85

4х50 метр, катнаш эстафета

Шимбә көнне ирекле стиль белән йөзү эстафетасында чыгыш ясау тәртибе бозылу аркасында Россия җыелмасын көмеш медальләрдән мәхрүм иттеләр. Турнирның соңгы көнендә россиялеләр барыбер медаль яуладылар, ләкин бу юлы бронза белән генә канәгатьләнделәр. Кира Туссен, Арно Камминга, Маике де Ваард һәм Том де Бур эстафетаны дөнья рекорды белән йөзеп үттеләр, һәм бу кичтә алар белән ярышу бик авыр иде.

“Без, әлбәттә, медаль яуларга сәләтле икәнебезне белдек, ләкин алтын һәм дөнья рекорды… Вау диясе генә кала! Безнең өчен чемпионат бик шәп тәмамланды”, – диде де Ваард.

“Бу бик күңелле сюрприз. Без Россия һәм Италия җыелмаларының бик көчле икәнен белә идек, шуңа алтынга кул җитмәс кебек тоелды. Без җиңүебезгә бик шатбыз”, – дип билгеләп узды Арно Камминга.

  1. Нидерланд – 1:36.18
  2. Италия – 1:36.39
  3. Россия – 1:36.42

Казанда үткән Европа чемпионатында иң күп алтын медальне Россия җыелмасы яулады – 11. Медальләрнең гомуми саны буенча италиялеләргә тиңнәр булмады – 35. Нидерланд командасы барлыгы 18 медаль яулады, шуларның 8 – алтын.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте