Туссен һәм Шестрем Казанда өченче мәртәбә Европа чемпионы исеменә лаек булдылар

Туссен һәм Шестрем Казанда өченче мәртәбә Европа чемпионы исеменә лаек булдылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кира Туссен һәм Сара Шестрем Казанда узучы Европа чемпионатында өченчегә алтын медаль яуладылар.

100 метр, аркада йөзү, хатын-кызлар

Нидерланд йөзүчесе Кира Туссен 100 метрны аркада йөзү дистанциясендә җиңеп, тагын бер тапкыр кыска суда иң оста йөзүче статусын раслады. Бу – Кираның Казандагы өченче алтыны, моннан тыш, аның исәбендә эстафета көмеше бар. Шимбә көнне ул милләттәшен уннан бер секундка уза алды.

“Мин бик-бик бәхетле! Казанда өч индивидуаль ярышта да җиңәрмен дип уйламадым. Маикеның шәхси рекорд куюын билгеләп үтәр идем. Мин бик бәхетле һәм бик арыдым”, – дип сөйләде Кира җиңүдән соң.

“Дөресен генә әйткәндә, бүген медальгә исәп тотмаган идем. Бу чемпионатта тагын медальләр яулармын дип өметләнәм”, – дип билгеләп узды Ваард.

Шаккатмалы хәл! Мин беренче юллыкта йөздем, ә аннан призерлар өчлегенә эләгүчеләр сирәк. Чемпионатта яулаган икенче медалемә бик шатмын. Мин Франциянең 2008 елдан бирле яңартылмаган рекордын куйдым, һәм бу минем өчен искиткеч казаныш. Медаль яулавыма ышана алмыйм”, – дип уртаклашты үз чыгышыннан алган кичерешләре белән Аналья Пигрэ.

  1. Кира Туссен, Нидерланд – 55.76
  2. Маике де Ваард, Нидерланд – 55.86
  3. Аналья Пигрэ, Франция – 56.40

200 метр, ирекле стиль, ир-атлар

Дөнья сезоны ачышларының берсе, 16 яшьлек румын йөзүчесе Давид Поповичи 200 метрны ирекле стиль белән йөзүнең финишында тизрәк кагылып, голландияле Люк Крооннан җиңүне тартып диярлек алды. Мактау пьедесталына берьюлы ике Нидерланд вәкиле менде. Бронзаны Стэн Пийненбург яулады.

“Европа чемпионатында җиңү күңелле булды, ләкин мин карьерамның мондый турнирда катнашу тәҗрибәсенең үзе дә бик әһәмиятле этабында. 1:42.12 – бу минем шәхси рекордым да, илебезнең рекорды да”, – дип билгеләп Давид Поповичи.

“Миңа финишта җиңәргә аз гына калган иде, ләкин мин ярыш һәм үземнең вакытым белән канәгатьмен”, – дип сөйләде Люк Кроон.

“Монда медаль яулармын дип уйламаган идем, ә нәтиҗәдә шәхси рекорд куйдым. Бу гаҗәеп!”, – дип белдерде Пийненбург.

  1. Давид Поповичи, Румыния – 1:42.12
  2. Люк Кроон, Нидерланд – 1:42.20
  3. Стэн Пийненбург, Нидерланд – 1:42.51

100 метр, баттерфляй, хатын-кызлар

Йөз метрны баттерфляй белән йөзүдә ышанычлы җиңүне Сара Шестрем яулады, ул да Туссен кебек Казанда шәхси ярышларда өч алтын медаль алды. 50 метрдан соң аның Нтунтунакидан аермасы нибары 0,01 секундны тәшкил итте, ләкин дистанциянең икенче өлешен швед кызы тагы да көчлерәк йөзеп узды һәм алтынга лаек булды.

“Йөз метрны баттерфляй белән йөзүдә җиңүе һәрвакыт күңелле. Борылганда вакыт бераз югалды, ләкин дистанция ахырына үз көчләремә ышанган хәлдә барып җиттем”, – диде Сара Шестрем.

“Медальләр яулавыма берничек тә ияләшә алмыйм. Ләкин урыным Европаның иң яхшы йөзүчеләре арасында икәненә күнегеп киләм. Минем медаль яулыйсым һәм яхшы вакыт күрсәтәсем килде. Тегесенә дә, монысына да ирештем”, – дип билгеләп узды Анна Нтунтунаки.

  1. Сара Шестрем, Швеция – 55.84
  2. Анна Нтунтунаки, Греция һәм Анастасия Шкурдай, Беларусь – икесе дә 56.35

200 метр, брасс, ир-атлар

Ир-атлар арасындагы 200 метрны брасс белән йөзү ярышы бик киеренке һәм эмоциональ булып чыкты. 150 метрдан соң алда барган Михаил Доринов үзеннән алга Илья Шиманович һәм Арно Камминганы үткәрде, ә алар каршылыгында беларус спортчысы бераз көчлерәк булып чыкты. Җиңү өстенә, ул иленең яңа рекордын да куйды.

“Вау! Мин бик бәхетле. Мин – спринтер, һәм 200 метр минем төп дистанциям түгел.  Мин шәхси рекорд та, илебезнең яңа рекордын да куйдым. Җиңүемне 10 ел бергә эшләгән тренерыма багышлыйсым килә”, – дип белдерде Илья фиништан соң.

“Минем җиңәсем килгән иде, һәм миңа икенче булып килүем кызганыч. Ләкин мин бу нәтиҗә һәм бу вакыт белән канәгатьмен. Дөнья чемпионаты алдыннан үземне тагы да яхшырак хис итәм”, – дип билгеләп узды Арно Камминга.

“Тизрәк йөзәсем килгән иде, ләкин алай ук начар килеп чыкмады. Медалем белән канәгатьмен”, – диде Михаил Доринов.

  1. Илья Шиманович, Беларусь – 2:01.73
  2. Арно Камминга, Нидерланд – 2:01.74
  3. Михаил Доринов, Россия – 2:02.07

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте