“Кичәге дөнья рекордыннан соң йокыга китүе авыр булды”

“Кичәге дөнья рекордыннан соң йокыга китүе авыр булды”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының өченче көне Кира Туссен, Светлана Чимрова һәм Себастьян Шабо җиңүеннән башланды.

200 метр, аркада йөзү, хатын-кызлар

Кира Тусенның эстафетадагы көмешенә индивидуаль дистанциядә – 200 метрны аркада йөзүдә яуланган алтын медале өстәлде. Нидерланд йөзүчесе бар дистанция дәвамында барыннан да алдарак барды һәм нәтиҗәдә ярышны шәхси рекорд – 2:01.26 белән тәмамлады. Евро-2019 чемпионы Маргерита Панциера бу юлы көмеш яулады, ә бронза Австриядән килгән Лена Грабовскида.

“Мин бик бәхетле! Элегрәк минем бу дистанцияне җенем сөйми иде, ләкин 100 метрны яхшырту өчен, аны ешрак йөзә башладым. Беркайчан да бу вакытка – 2:01 –якынлашырмын дип уйламаган идем. Минем өчен бу бик истәлекле мизгел!” – дип белдерде Нидерланд спортчысы.

“Мин чыгышым белән канәгать. Вакытымны кичәге нәтиҗәм белән чагыштырганда яхшырта алдым, ләкин мин җиңү өчен шәхси рекорд күрсәтергә кирәклеген аңлый идем. Хәзер минем максатым – дөнья чемпионаты”, – дип билгеләп узды Маргерита.

  1. Кира Туссен, Нидерланд – 2:01.26
  2. Маргерита Панциера, Италия – 2:02.05
  3. Лена Грабовски, Австрия – 2:04.74

50 метр, ирекле стиль, ир-атлар

Йөз метрда баттерфляй белән йөзүдә җиңгәннән соң, Себастьян Шабо 50 метрны ирекле стиль белән йөзүдә алтын яулап, икенчегә Европа чемпионы булды. Аңа унга бер секундка кичә дөнья рекорды куйган италияле Лоренцо Цаццери оттырды, ә бронзаны Владимир Морозов һәм Павел Юрашек бүлеште.

“Йөз метрда җиңү миңа зур көч бирде, һәм мин, әгәр барын да дөрес эшләсәм, моның пьедесталга эләгү өчен җитәчәген белдем. Мин төп игътибарымны стартка һәм борылышка бирдем, ә бу мондый көндәшлек булган ярышта иң мөһиме”, – диде Себастьян финишка беренче булып килгәннән соң.

“Кичәге дөнья рекордыннан соң йокыга китүе авыр булды, чөнки миндә адреналин һәм хисләр кайнап кына торды. Шул ук вакытта ул җиңү миңа ышаныч өстәде. Европа чемпионатында тагы бер медаль яулавыма шатмын”, – дип билгеләп узды Лоренцо.

  1. Себастьян Шабо, Венгрия – 20.72
  2. Лоренцо Цаццери, Италия – 20.84
  3. Павел Юрашек, Польша һәм Владимир Морозов, Россия – 20.95

200 метр, баттерфляй, хатын-кызлар

Светлана Чимрова Европа чемпионатларының шәхси дисциплиналарында беренче җиңүен яулады. Ул 50 метрдан соң дүртенче булып бара иде, беренче йөзлектән соң беренче өчлеккә керде, ә дистанциянең икенче яртысында алга чыгып, өстенлекне ахырга кадәр саклады.

“Мин бик нык арыдым. Алтын медальгә шатмын, ләкин вакыт белән бөтенләй канәгать түгелмен. Нәтиҗәм яхшырсын өчен барын да эшләячәкмен. Дистанциянең беренче яртысы уңышлы узды, ә икенче өлешендә авыррак булды, мин шуңа шулай хәлдән тайдым”, – дип сөйләде Светлана.

“Мин бик-бик бәхетле! Бу минем өчен Европа чемпионатының беренче медале, һәм мин шундый вакыт күрсәтүемә бик гаҗәпләндем. Мин үз нәтиҗәмне бер секундтан артык вакытка яхшырттым”, – дип белдерде Хелена Бах.

“Дистанциянең соңгы 50 метрында арыганлык аркасында мин инде кулларымны тоймый башлаган идем, шуңа күрә бу бронза мине бик шатландырды”, – дип билгеләп узды Илария Бьянки.

  1. Светлана Чимрова, Россия – 2:04.97
  2. Хелена Розендаль Бах, Дания – 2:05.02
  3. Илария Бьянки, Италия – 2:05.43

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте