Казан йөзү буенча Европа чемпионатын кабул итә

Казан йөзү буенча Европа чемпионатын кабул итә
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

2-7 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда беренче тапкыр 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты узачак. Ярышларда 41 илдән килгән 405 спортчы катнашачак.

Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 дисциплинада (18 шәхси һәм 2 эстафета) һәм 2 катнаш дисциплинада (эстафета) узачак.

“Соңгы елларда Казан шәһәре су спорт төрләре өенә әйләнде, биредә безнең спортчыларга һәрвакыт югары стандартлар гарантияләнгән. Казанда су спорт төрләре буенча әллә ничә зур ярыш узды, шул исәптән 2015 елгы дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасындагы 2019 елгы Европа чемпионаты. Алар чын мәгънәсендә гаҗәеп иделәр. Казанда халыкара дәрәҗәдәге объектлар һәм тәҗрибәле оештыру командасы бар”, – LEN Европа йөзү лигасы президенты Паоло Барелли.

Коронавируслы инфекция таралуга юл куймау максатыннан, чемпионат тамашачылардан башка үтәчәк. Туры трансляцияләр “Матч! Страна” (2-7 ноябрь) һәм “МАТЧ ТВ” (5 ноябрь) телеканалларында күрсәтеләчәк.

Барлык чаралар РФ законнары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары урнаштырган таләпләрне исәпкә алып, LEN регламенты нигезендә эшләнгән Регламент буенча үткәрелә.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык чаралар да күреләчәк: барысы да бер кулланышлы битлекләр белән тәэмин ителәчәк, кулны гигиеник эшкәртү урыннары булдырылачак, керү юлларында тән температурасын үлчәячәкләр, социаль дистанцияне үтәү өчен махсус билгеләр салыначак.

Йөзү буенча (25 м) Европа чемпионаты Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астында уздырыла. 2019 елның 7 декабрендә Глазгода узган Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казан бертавыштан 2021 елгы чемпионат шәһәре итеп сайланды. 1996-2013 елларда чемпионат ел саен үткәрелә иде, тик 2013 елда яңа расписание кабул ителде: хәзер ул бары так елларда гына уздырыла.

2024 елда Татарстан Республикасында шулай ук беренче тапкыр су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты LEN узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте