Йөзү буенча Европа чемпионаты Казанда 2-7 ноябрь көннәрендә узачак

Йөзү буенча Европа чемпионаты Казанда 2-7 ноябрь көннәрендә узачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

2021 елның 2-7 ноябрь көннәрендә Казаның Су спорты төрләре сараенда беренче тапкыр кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты узачак. Спорт программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 дисциплина (18 индивидуаль һәм 2 эстафета) һәм 2 катнаш эстафета дисциплина ярышларын ала.

Йөзү буенча (25 м) Европа чемпионаты Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астында уздырыла. 2019 елның 7 декабрендә Глазгода узган Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казан бертавыштан 2021 елгы чемпионат шәһәре итеп сайланды. 1996-2013 елларда чемпионат ел саен үткәрелә иде, тик 2013 елда яңа расписание кабул ителде: хәзер ул бары так елларда гына уздырыла.

2024 елда Татарстан Республикасында шулай ук беренче тапкыр су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты LEN узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте