“Алтын – минем өчен зур сюрприз!”

“Алтын – минем өчен зур сюрприз!”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының өченче көне тәмамланды.

100 метр, комплекслы йөзү, хатын-кызлар

2019 елда катнаш йөзүдә Европа чемпионы булган Алицья Тхош беренче тапкыр индивидуаль дисциплинада җиңү яулады, ул финиш алдыннан гына Мария Каменеваны йөздән бер секундка узды.

“Җиңәрмен дип уйламаган идем дә. Бәлки, бронза, бәлки, көмеш булыр дип уйладым, ләкин алтын – минем өчен сюрприз! Бу хәл минем белән булганына ышанмыйм, һәм мин бик-бик бәхетле”, – диде җиңүче.

  1. Алицья Тхош, Польша – 57.82
  2. Мария Каменева, Россия – 57.83
  3. Сара Шестрем, Швеция – 58.05

1500 метр, ирекле стиль, ир-атлар

Немец Флориан Веллброк 1500 метр дистанциясендә гамәлдә булган дөнья рекордчысы Грегорио Палтриньерины җиңде, ул үзе дә яңа рекордка якын иде.

“Бу шәп ярыш булды, мин илебезнең яңа рекордын куйдым, аны 13 секундка яхшырттым. Мин әкренләп кенә дөнья рекордына якынлашам, шуңа да мин нәтиҗәмә бик шат. Олимпиададан соң мин бары ике атна гына ял иттем, Уеннардан соң күп ярышларда катнаштым”, – дип сөйләде Веллброк.

“Минем өчен бар да супер булды! Мин Европаның озын дистанцияләрдә йөзүче иң яхшы спортчылары белән ярыштым, һәм моннан зур ләззәт алдым. Әкренләп кенә яхшы формага киләм, шуңа үземнең нәтиҗәмә шатмын”, – дип билгеләп узды Грегорио.

  1. Флориан Веллброк, Германия – 14:09.88
  2. Грегорио Палтриньери, Италия – 14:13.07
  3. Свен Шварц, Германия – 14:26.24

100 метр, брасс, ир-атлар

Николо Мартиненги 100 метр араны брасс белән йөзүнең финишында җиңүне дөнья рекордчысы Илья Шимановичтан тартып алды. Бер көн элек кенә Европа чемпионы Казанда эстафетада чемпион булды, ә бүген турнирда икенчегә җиңү яулады.

“Мин бик бәхетле, җиңүем белән канәгатьмен. Кичәге дөнья рекорды миңа бик нык ярдәм итте. Бүген мин һәрбер секундтан ләззәт алдым. Бу минем халыкара чемпионатларда шәхси дисциплиналарда яулаган беренче алтын медалем, һәм мин үземнең иң яхшы вакытымны күрсәттем”, – дип билгеләп узды Николо.

“Минем җиңәсем килде, мин хәтта иң яхшы вакытымны да күрсәттем. Җиңә алмавым кызганыч, ләкин көндәшләрем стартта миннән яхшырак иделәр”, – диде Арно Камминга.

  1. Николо Мартиненги, Италия – 55.63
  2. Илья Шиманович, Беларусь – 55.77
  3. Арно Камминга, Нидерланд – 55.79

4х50 метр, катнаш эстафета

Көннең ахыргы ярышында Россия җыелмасы турнирның икенче эстафетасында җиңү яулап, Европа чемпионатының иң яхшы командасы статусын яклады. Мария Каменева, Ника Годун, Арина Суркова 2019 елда Глазгода узган Европа чемпионатында өченче иделәр, ә бүген Дарья Клепикова белән бергәләшеп чемпион исемен яулый алдылар. Соңгы 50 метрда нәкъ менә Дарья йөзде, һәм көндәше швед кызы Сара Шестрем булуга карамастан, өстенлекне саклап кала алды һәм команданы алтын медальгә китерде.

“Мин бик бәхетле. Хәзергә бары шуны гына әйтә алам”, – диде Ника Годун җиңгәннән соң.

“Без чемпионнар, димәк, бар да яхшы килеп чыккан”, – дип билгеләп узды Арина Суркова.

“Хисләремне аңлатып бетерерлек түгел, бу минем зурларның Европа чемпионатында беренче эстафетам. Барысы белән бергә йөзүе, өстәвенә медаль яулавы шәп булды”, – дип белдерде Швециядән килгән Эмели Фаст.

“Без бу медаль турында бик нык хыялланган идек, аның өчен бар көчебезне түктек. Командабыздагы ике кызыбыз эстафетага кадәр башка ярышларның финалларында йөзде, шуңа без бронза белән дә канәгать була алабыз”, – диде италияле Сильвиа ди Пьетро.

  1. Россия – 1:44.19
  2. Швеция – 1:44.32
  3. Италия – 1:44.46

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте