Илья Шиманович Казанда узучы Европа чемпионатында дөнья рекордын кабатлады

Илья Шиманович Казанда узучы Европа чемпионатында дөнья рекордын кабатлады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Илья Шиманович кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатында тагы бер дөнья һәм Европа рекорды авторы булды.

100 метр, комплекслы йөзү, ир-атлар

Италияле Марко Орси йөз метрны комплекслы йөзүдә җиңү белән кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатларындагы карьерасын тәмамлады. Беренче тапкыр ул мондый турнирда 2008 елда катнашкан, ике елдан соң беренче алтынын яулаган. Казанда ул үз тупланмасын тагын бер алтын медальгә баетты.

“Әлбәттә, 51 секунд эченнән чыгасы килгән иде, ләкин ул хәлнең нәкъ менә бүген килеп чыгуы минем өчен сюрприз булды. Мине бик каты алга куалаган көндәшләремә рәхмәт әйтәсем килә. Алар арасында җиңүгә сусаган яшьләр бик күп. Бу минем кыска суда соңгы Европа чемпионаты иде”, – дип сөйләде Марко Орси.

  1. Марко Орси, Италия – 50.95
  2. Андреас Вазайос, Греция – 51.72
  3. Бернхард Райтшаммер, Австрия – 51.91

50 метр, брасс, ир-атлар

Илья Шиманович соңгы көнгә дә көч калдырган иде, шуңа ул 50 метрда брасс белән йөзүдә җиңеп кенә калмыйча, дөнья рекордын кабатлады һәм яңа Европа рекорды куйды. Шул ук саннарны 2009 елда Көньяк Африка Республикасы вәкиле Кэмерон ван дер Бург күрсәткән иде. Шунысы кызык, Казанда Европа чемпионатларының ике рекорды куелды. Кичә моны беренчел йөзүләрдә Николо Мартиненги эшләгән иде, ә бүген аның вакытын беразга гына Шиманович яхшыртты.

“Бу гаҗәеп! Мин шәхси рекордымны яхшыртырга теләгән идем, һәм мин моны эшләдем. Бар да шома узды, мин хаталар җибәрмәдем, хәлемнән килгәннең барын да эшләдем. Мин хәзер бик бәхетле”, – дип комментарий бирде үз рекордларына Илья Шиманович.

  1. Илья Шиманович, Беларусь – 25.25
  2. Эмре Сакчи, Төркия – 25.39
  3. Николо Мартиненги, Италия – 25.54

200 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

200 метрны ирекле стиль белән йөзүдә чыгыш ясаганнан соң, Маррит Стеенберген Казанны юкка гына җылы сүзләр белән телгә алмады. 2015 елда ул биредә узган дөнья чемпионатында ике көмеш медаль яулаган иде, ә бүген беренче тапкыр индивидуаль ярышта Европа чемпионы булды. Маррит бар дистанция дәвамында беренче булып барды һәм лаеклы рәвештә җиңде.

“Мин бу медальгә бик шатмын. Казанда җылы атмосфера, командабыз да бик дус – болар барысы да яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә”, – дип белдерде Нидерланд йөзүчесе.

“Соңгы көннәрдә хәлем бик шәптән түгел иде, шуңа үземне шулай чыгыш ясармын дип көтмәдем”, – диде икенче урын алган Барбора Сееманова.

  1. Маррит Стеенберген, Нидерланд – 1:52.75
  2. Барбора Сееманова, Чехия – 1:53.58
  3. Катя Файн, Словения – 1:53.88

200 метр, аркада йөзү, ир-атлар

Ярыш алдыннан стартта Олимпия чемпионы Евгений Рыловның катнашмаячагы билгеле булды. Ул булмаганда җиңүне поляк Радослав Кавецки яулады, спортчы дистанцияне бик үк уңышлы башламаса да, барлык көчен туплап, ике Италия йөзүчесен уза алды.

“Мин бу ярышка ай ярым әзерләндем, шуңа старт алдыннан бик дулкынландым. Мин 2019 елгы Европа чемпионатында да җиңгән идем, бүген дә җиңүемә шатмын”, – дип билгеләп узды Польша йөзүчесе.

“Мин бу медаль турында нык хыялландым, ул Италия җыелмасы өчен әлеге Европа чемпионатында күрке өстенә күрке”, – диде Лоренцо Мора.

“Рыловның бу ярышта катнашмаячагын белгәч, медаль яулый алачагымны сиздем”, – дип өстәде Ламберти.

  1. Радослав Кавецки, Польша – 1:48.46
  2. Лоренцо Мора, Италия – 1:49.73
  3. Микеле Ламберти, Италия – 1:50.26

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте