“Кызганыч, Казанда дөнья рекорды куеп булмады”

“Кызганыч, Казанда дөнья рекорды куеп булмады”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының дүртенче көнендә Анастасия Кирпичникова аздан гына дөнья рекорды куймый калды.

200 метр, брасс, хатын-кызлар

16 яшьлек Евгения Чикунова һәм 2019 елгы Европа чемпионы Мария Темникова каршылыгында җиңүне Евгения яулады. Дистанциянең беренче яртысында көндәшләр тигез барды, ләкин аннан соң Чикунова тизләнә алды, һәм җиңүе өстенә ике юниор рекорды – дөнья һәм Европа рекордын өстәде.

“Мин җиңүемә һәм яңа рекорд куюыма шатмын! Машага көч биреп торганы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ярыш үзе искиткеч иде”, – диде Евгения Чикунова.

“Көч биреп торучылар һәм чемпионат трансляциясен караганнарның барысына да рәхмәт! Мин бик канәгать”, – дип билгеләп узды Мария Темникова.

“Медаль – минем хыялым, һәм мин бронзага бик шат”, – дип комментарий бирде үз чыгышына Италия спортчысы Франческа Фанджио.
1. Евгения Чикунова, Россия – 2:16.88
2. Мария Темникова, Россия – 2:18.45
3. Франческа Фанджио, Италия – 2:19.69

200 метр, баттерфляй, ир-атлар

Олимпия уеннары чемпионы һәм озын суда 200 метрны баттерфляй белән үтү дистанциясендә гамәлдәге дөнья рекордчысы Криштоф Милак көмеш белән генә канәгатьләнде, ә җиңүне шәхси рекорд куйган италияле Альберто Раццетти яулады.

“Сүзем юк – мин дөнья чемпионы. Хисләр ташып тора! Мин илебезнең яңа рекордын куйдым һәм, гомумән, 1:50 дән тизрәк йөзә алдым. Мин бик канәгать. Ни кичергәнемне хәтта аңлатуы да авыр”, – диде Альберто Раццетти.

“Көмеш начар нәтиҗә түгел, ләкин шулай килеп чыкты инде –дистанциянең беренче өлешендә аягымны көзән җыерды. Мин зур бассейннарда ничек эшлим, шулай итеп кыска суда да йөзәргә өйрәнергә кирәк”, – диде Криштоф Милак.

“Мин үз вакытымны яхшырта алдым, шуңа нәтиҗә белән канәгатьмен”, – дип өстәде өченче килгән Егор Павлов.
1. Альберто Раццетти, Италия – 1:50.24
2. Криштоф Милак, Венгрия – 1:51.11
3. Егор Павлов, Россия – 1:51.81

50 метр, аркада йөзү, хатын-кызлар

Әлеге дистанциядә дөнья рекорды куйган Кира Туссен Европа чемпионатының тагы бер алтын медален яулады, ә икенче урынны көтмәгәндә француз спортчысы Аналья Пигрэ алды. Бу турнир аның өчен халыкара турнирда дебют иде.

“Ярыш бик авыр булды, һәм мин старт алдыннан бераз борчылдым, чөнки күптән түгел йөз метрның ярымфиналында йөздем. Йөзә башлар алдыннан берникадәр вакыт үземне начар хис иттем, ләкин аннан тынычландым, үземне тәртипкә китердем, һәм бар да яхшы килеп чыкты”, – дип белдерде Кира җиңгәннән соң.

“Беренче халыкара турнир, беренче финал һәм беренче медаль! Бу искиткеч! Мин Казанда Францияне лаеклы итеп күрсәтү өчен бар көчемнән тырыштым”, – дип ассызыклап үтте француз йөзүчесе.
1. Кира Туссен, Нидерланд – 25.79
2. Аналья Пигрэ, Франция – 26.08
3. Маике де Ваард, Нидерланд – 26.11

1500 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

Европа чемпионатлары тарихындагы хатын-кызлар арасында 1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүнең беренче финалы бик хисчән тәмамланды. Анастасия Кирпичникова бу дистанциядә 16 секунд аерма белән титулларга бай Симона Куадарелланы җиңде һәм яңа Европа рекорды куйды, ләкин финишта Россия спортчысы күз яшьләрен көчкә тыеп торды һәм бик кәефсез күренде. Эш шунда, ул дөнья рекордын куюга бик якын иде, һәм аңа бу казаныш өчен нибары 0,3 секунд җитмәде.

“Минем бүген бик тә рекорд куясым килгән иде, тик аз гына уңыш җитмәде. Кызганыч, мин моны эшли алмадым, ләкин икенче елга эшләячәкмен”, – диде Анастасия чыгыштан соң.

“Минем башыма беренче килүче нәрсә – мин ничек ардым дигән уй. Бәхеткә, бар да уңышлы тәмамланды, һәм мин пьедесталга эләктем. Гәрчә, үземнең шәхси рекордыма якынлашырмын дип өметләнәсәм дә, мин көмешкә дә канәгать”, – дип белдерде Симона Куадарелла.

Мин бик нык арыдым һәм хәлдән тайдым. Ләкин әлеге Европа чемпионатында бу минем өчен яхшы нәтиҗә. Минем яшьтә иң осталар өчлегенә керү бик шәп нәрсә”, – дип белдерде Италия вәкиле Мартина Рита Караминьоли.
1. Анастасия Кирпичникова, Россия – 15:18.30
2. Симона Куадарелла, Италия – 15:34.16
3. Мартина Рита Караминьоли, Италия – 15:37.33

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте