Беренче Бөтенроссия урам уеннары

Беренче Бөтенроссия урам уеннары
Дата:

2020 елның 18-21 сентябрендә Казанда беренче Бөтенроссия урам уеннары узды. Ярышларда якынча 1000 спортчы катнашты.

Уеннар хакында

Казанда үтәчәк Уеннарның спорт программасы үз эченә 10 спорт төрен ала:

  • баскетбол (3х3 дисциплинасы);
  • бию спорты (“брейкинг” дисциплинасы);
  • велосипед спорты ( “BMХ-фристайл” дисциплинасы);
  • роллер спорты;
  • чир спорты;
  • футбол фристайлы;
  • скейтбординг.

Шулай ук өч күрсәтмә спорт төре дә тәкъдим ителәчәк:

  • текбол;
  • паркур;
  • роуп скиппинг (төрле элементлар башкарып, сикергеч аша сикерү).

Ярышлар яңа “Урам” экстрим-паркында (“Миллениум” күпере астындагы яр буе зонасында) узды.

Бөтенроссия урам уеннары программасы шулай ук яшьләр музыкасы, бию һәм мәдәнияте фестивале белән тулыландырылды.