Казанда узучы I Бөтенроссия урам уеннарына якынча 800 спортчы җыелачак

Казанда узучы I Бөтенроссия урам уеннарына якынча 800 спортчы җыелачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

19-20 сентябрь көннәрендә Казанда I Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) узачак, аның кысаларында якынча 80 медаль комплекты уйнатылачак. Ярышлар Көнчыгыш Европада урнашкан иң зур һәм яңа “Урам” паркында узачак һәм үзенә якынча 800 катнашучыны җыячак. Уеннарны оештыруда 200 волонтер ярдәм күрсәтәчәк.

Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк), роллер спорты, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир спорт кебек спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (спорт сикерүе), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән.

Казанда Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чабаксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Сочи һәм Татарстан шәһәрләреннән – Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, шулай ук башка шәһәрләрдән спортчылар чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Уеннар объекты – “Урам” экстрим-паркының тест-драйвы Яшьләр көнендә, 27 июньдә узды. Паркның территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм өйрәнчек спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар.

Чараны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм гомумроссия спорт федерацияләре, спорт төрләре берлекләре ярдәме белән Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы оештыра.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте