Казанда I Бөтенроссия урам уеннары тәмамланды

Казанда I Бөтенроссия урам уеннары тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда үтүче I Бөтенроссия урам уеннарының йомгаклау көнендә BMX-фристайл, баскетбол, роллер спорты, чир спорты, скейтбординг, футбол фристайлы һәм текбол кебек спорт төрләре буенча финал ярышлар һәм күрсәтмә чыгышлар узды.

Өстән сибәләп торучы яңгыр һәм көчле җилгә карамастан, I Бөтенроссия урам уеннарының барлык катнашучылары да үз дисциплиналарында класс күрсәттеләр. Бу ярышлар матур һәм мавыктыргыч трюкларны аз күрмәгән тамашачылар күңеленә тәгаен кереп калды.

Футбол фристайлчылары арасында ironman дисциплинасында Саратовтан килгән Илья Сафонов җиңүче булды, ә sick3 дисциплинасында иң яхшысы дип Казаннан Линар Газнанов табылды. Challenge дисциплинасында Яна Титова (Казан) җиңү яулады.

Анна Петрова кызлар арасында скейт-кросста җиңде, ә егетләр арасында беренче урынны Ярославль өлкәсеннән Сергей Ершов алды.

Urban Games уеннарында чир спорты берничә дисциплинада тәкъдим ителде. Катнаш станда беренче урынны Чаллыдан “Фэйм” командасы яулады, кызлар арасында иң яхшысы Пермьнең “Paradise” командасы булды, ә стант-партнерда җиңүне “Зачет” (Казан) командасы яулады. “Чир джаз двойка” дисциплинасында беренче урын Ксения Зуйкова һәм Елена Боголеповада, ә “хип-хоп двойка” дисциплинасында Кирилл Ларионов һәм Александр Жебин җиңү яулады.

Скейтбордингта “парк” дисциплинасында иң яхшылары дип Лилия Суханькова һәм Александр Гусев табылды, “урам” дисциплинасында Евгения Селезнева һәм Семен Кутузов җиңү яулады. 16 яшькә кадәрге категориядә Сергей Гусев һәм Елизавета Банникова (“парк”), шулай ук Кирилл Гавриков һәм Мария Ожигова (“урам”) иң яхшылары булдылар.

“Банкирлар” командасы ир-атлар арасында узган 3х3 стритбол турнирының киеренке финалында җиңде, ә кызлар арасында иң яхшылары “ЦОП” командасы спортчылары булды. Бу командалар Red Bull HalfCourt турнирының милли финалында чыгыш ясаячак.

I Бөтенроссия урам уеннары музыка коллективлары катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте