“Казанның экстрим-паркына бар дөнья көнләшә, URBAN GAMES гаҗәеп булачак”

“Казанның экстрим-паркына бар дөнья көнләшә, URBAN GAMES гаҗәеп булачак”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

I Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) башланыр алдыннан Казанда ярышларны уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

I Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) Казанда 19-20 сентябрь көннәрендә узачак. Барлыгы 80 медаль комплекты уйнатылачак. Ярышлар яңа “УРАМ” паркы территориясендә узачак һәм якынча 800 катнашучыны җыячак.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия җыелма командасы составы әгъзасы һәм BMX фристайл буенча ярышларның күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры Ирек Ризаев катнашты.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанда “УРАМ” паркы барлыкка килү белән экстремаль спорт төрләре республикада һәм илдә өстәмә үсеш алачак дип белдерде.

“Берничә ел элек без мондый корылма турында хыяллана да алмадык, һәм менә Татарстан башкаласында шундый уникаль экстрим-парк барлыкка килде. Бүген биредә Ирек Ризаев — топ райдер. Парк барлыкка килү белән бездә киләчәктә дә халыкара аренада Россия өчен уңышлы чыгыш ясаучы спортчылар барлыкка килер дип ышанабыз”, — дип билгеләп үтте Владимир Леонов. Ул Казан экстремаль спорт төрләре буенча зур ярышлар үткәрү хокукына дәгъва кылачак дип хәбәр итте.

Ирек Ризаев та “УРАМ” паркы аңарда зур тәэсирләр калдыруын, һәм    Токиода узган җәйге Олимпия уеннарына әзерлекне Казанда планлаштыруын ассызыклады.

“Бу искиткеч мәйданчык. Мин еш кына дөнья буйлап дөнья чемпионатларына һәм Олимпиадага әзерләнү өчен урыннар эзлим, һәм нәкъ менә Казанда, өйдә бар дөнья көнләшерлек объект барлыкка килү бәхете елмайды. Мин мондыйны беркайда да күрмәдем. Биредә экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен барысы да бар! Монда баланы алып килергә була, һәм аның чемпион статусына кадәр үсү өчен барлык мөмкинлекләре дә булачак. Миңа барча дөньядан топ райдерлар яза, алар “Чикләр ачылуга, без сезгә киләбез!” диләр”, — дип белдерде Ирек Ризаев.

Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (ВМХ-фристайл-парк), роллер спорты, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир спорты кебек спорт төрләре буенча узачак. Шулай ук Уеннар программасына роуп скиппинг (спорт сикерүе), паркур һәм трекбол буенча күрсәтмә чыгышлар да кертелгән.

“Уеннар кысаларында скейтбордингның “парк” дисциплинасы буенча Россия чемпионаты һәм Red Bull Half Court стритбол турнирының сайлап алу туры узачак. Яхшы мәдәни программа һәм кызыклы спорт ярышлары булачак. Объект әзер, шимбә көнне башлыйбыз. Әгәр быел Уеннарны яхшы үткәрсәк, аларны киләсе елда төрле илләрдән килгән спортчыларны чакырып, ачык итә алабыз”, — диде Владимир Леонов.

“100 процент ышанам: Казанда шәп шоу узачак. Бу гаҗәеп нәрсә булачак”, — дип билгеләп үтте Ирек Ризаев.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте