I Бөтенроссия урам уеннары узган көннәрдә “Урам” паркы тамашачылар өчен 11.00 алып 20.45 кадәр ачык булачак

I Бөтенроссия урам уеннары узган көннәрдә “Урам” паркы тамашачылар өчен 11.00 алып 20.45 кадәр ачык булачак
Басылган датасы:

19 һәм 20 сентябрьдә, I Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) узган көннәрдә “Урам” паркы тамашачылар өчен 11.00 алып 20.45 кадәр ачык булачак. Тамашачыларга үзләре белән битлек алырга һәм социаль дистанцияне (1,5 м) үтәргә киңәш ителә.

Ярышлар мәйданчыгына ике яктан – Кремль яр буеннан һәм Болын яны (Подлужная) урамыннан кереп булачак. Шәхси автомобильне Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан парковкада калдырырга киңәш ителә (парковкадан паркка кадәр 20 минут җәяү барасы). Паркта фудкортлар эшләячәк.

Объектка пыяла яки калай савытта, шулай ук 0,5 литрдан зуррак пластик савытта салкынча эчемлекләр алып керү тыела. Аеруча шунысына игътибар итәргә кирәк: ярышларны уздыру көннәрендә паркка шәхси скутерлар, велосипедлар, роликлар, самокатлар белән килергә ярамый. Объектта велопарковка эшләячәк.

Йорт хайваннарын да (җитәкләп йөртүче этләрдән кала) өйдә калдыру яхшырак булыр. Алып керергә тыелган әйберләрнең тулы исемлеге белән Уеннар сайтында танышырга мөмкин.

Ярышлар ачык мәйданда узачак, шуңа тамашачыларга һава торышына карап киенергә киңәш ителә.

Исегезгә төшерәбез, Urban Games ярышлары баскетбол, велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк), роллер спорты, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир спорт кебек спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (спорт сикерүе), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән. Сиксәнгә якын медаль комплекты уйнатылачак.

Казанда Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чабаксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Сочи һәм Татарстан шәһәрләреннән – Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, шулай ук башка шәһәрләрдән спортчылар чыгыш ясаячак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте