Казанда I Бөтенроссия урам уеннары ачылды

Казанда I Бөтенроссия урам уеннары ачылды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанның “Урам” экстрим-паркында I Бөтенроссия урам уеннарының (Urban Games) тантаналы ачылышы булды.

Тантанада Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы Владимир Леонов һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министры вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов катнашты.

Уеннарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Олег Матыцин мөрәҗәгать итте, ул спортчыларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга ярышларга булган кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

“Яхшы һава торышы, искиткеч шәһәр. Бергә оештырган бәйрәм өчен барлык республикага, аның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Казанда дисциплиналары тәкъдим ителгән барлык федерация җитәкчеләре дә биредә булуына шатмын. Бу безнең яңа ачышларга һәм проектларга әзер булган зур тату гаилә икәнен раслый һәм беренче Бөтенроссия шәһәр уеннары – шул ачыш һәм проектларның берсе. Бу без яшьләрне ишетергә һәм тыңларга, сезнең инициативаларыгызга колак салырга тиеш икәнлекнең символы. Монда тәкъдим ителгән төбәкләргә рәхмәт. Яңа спорт дисциплиналары бөек илебезнең барлык шәһәрләрендә дә үсүенә шатмын. Барыгызга да уңышлар, проектның кызыклы булуын телим. Казанның “УРАМ” паркыннан башка шәһәрләр дә үрнәк алсын, алар яшьләргә кызыклы булган нәрсәләр белән шөгыльләнү һәм үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирсен. Алга, Казан! Алга, Россия!” – диде Матыцин үз мөрәҗәгатендә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Urban Games ярышлары кызыклы һәм мавыктыргыч булачагына ышаныч белдерде.

“Катнашучыларны да, оештыручыларны да, кунакларны да Уеннарның ачылуы белән котлыйбыз. Бар дөнья өчен катлаулы ел булуга карамастан, беренче уеннар узачак. Безнең илдә мондый комплекслы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Бу яшьләр өчен спорт ярышлары да, бәйрәм дә. Казанда мондый Уеннарны уздыру мөмкинлеге “УРАМ” кебек мәйданчыкны ачу аркасында барлыкка килде. Кыска вакыт эчендә төзүчеләр кирәкле барлык инфраструктураны сыйфатлы итеп сафка бастырдылар, һәм парк кыска вакыт эчендә яшьләр арасында популярлык казанды. Сиңа ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме – күңелдә һәрвакыт яшь булу. Россия Федерациясе Спорт министрлыгына күрсәтелгән ышанычлары өчен рәхмәтлемен, Казанга илнең барлык почмакларыннан килгән спортчыларга рәхмәт. Бу чын профессионаллар, безне кызыклы трюклар, гадел көрәш һәм онытылмаслык мизгелләр көтә. Иң көчлеләр җиңсен!” – дип билгеләп үтте Песошин.

I Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) Казанда 19-20 сентябрь көннәрендә узачак. Барлыгы 80 медаль комплекты уйнатылачак. Ярышлар яңа “УРАМ” паркы территориясендә узачак һәм якынча 800 катнашучыны җыячак.

Исегезгә төшерәбез, Urban Games ярышлары баскетбол, велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк), роллер спорты, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир спорты кебек спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (спорт сикерүе), паркур һәм трекбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән. Якынча 80 комплект медаль уйнатылачак.

Казанда Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чабаксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Сочи һәм Татарстан шәһәрләре – Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казаннан, шулай ук башка шәһәрләрдән килгән спортчылар чыгыш ясаячак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте