“УРАМ” паркы – күп чемпионнар үсеп чыгачак урын”

“УРАМ” паркы – күп чемпионнар үсеп чыгачак урын”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән йөзләгән спортчы “Урам” экстрим-паркында узган I Бөтенроссия урам уеннарында ярышты. Экстремаль спорт төрләренең зур фестивале катнашучылары Уеннардан нинди тәэсирләр алулары турында сөйләделәр.

Артем, “3х3” баскетбол: “Оештыру югары дәрәҗәдә иде. Шәп бүләкләр, шәп ди-джей, шәп алып баручылар. “УРАМ” паркы – мин үз гомеремдә күргән иң яхшы парк. Яңа җайланмалар, ут диодлары, яңа алкалар. Бар да шәп”.

Никита FlyMen, BMX-фристайл: “УРАМ” паркы – супер парк. Ул бик уңайлы – әлеге корылма дөнья күләмендәге ярышларны үткәрү өчен туры килә. Ул Европада иң зурысы һәм иң шәбе. Мондый Уеннарны алга таба да үткәрергә кирәк. Бу шәп ярышлар. Барлык экстремаль спорт төрләрен берләштерүче шундый чаралар җитми. Мин монда үземнең башка шәһәрләрдән килгән дусларым белән очраштым, һәм бу бик шәп”.

Дарья, BMX-фристайл: “Парк бик әйбәт. Монда үсеш алырга, спортчыларны үстерергә мөмкин. Бу бик күп чемпионнар барлыкка киләчәк урын”.

Майра, “3х3” баскетбол: “Уеннарның ничек оештырылуы бик ошады. Әйе, һава торышы бераз уңайсыз хәлгә куйды, ләкин оештыручылар алдан уйлап, кайнар чәй һәм ял итү өчен җылы урыннар белән тәэмин иттеләр. Парк әйбәт. Бездә, Санкт-Петербургта мондыйлар юк. Мондый объектлар булдырылуы һәм шундый ярышлар үткәрелүе бик шәп. Алар спортны популярлаштыра, бу ярышлар дөнья дәрәҗәсенә алып чыга ала”.

Антон, футбол фристайлы: “Мәйданчыклар бик әйбәт, бар объект та ошады. Ярышлар яхшы үтте, парк шәп. “УРАМ” Казанга килүнең бер сәбәбе иде. Мин үзебезнең Төмәндә дә шундый ук парк булуын теләр идем”.

Дмитрий, скейтбординг: “Ярышлар бик катлаулы булды. Атнага сузылган күнекмәләр, тарттырылган буыннар – ләкин бөтенесе дә хәленнән килгәннең барын да эшләде. Казанда бар да шәп, бар да югары дәрәҗәдә. Мәйданчыкта элегрәк булмаган берничә Европа фигуралары өстәгәннәр. Мондый уеннар – Россиядә экстремаль спорт төрләренең үсүе, бу безнең илебез өчен алга таба яңа адым”.

Раиса, чир спорты: “Бик шәп Уеннар, бар да ошады. Оештыру югары дәрәҗәдә, теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итеп була иде. Мондый фестивальләр спорт белән шөгыльләнүче кешеләрне берләштерә. Алар тәҗрибә, эмоция һәм энергия белән уртаклаша”.

Елена, BMX-фристайл: “УРАМ” – иң яхшы паркларның берсе. Моңарчы мондыйны күргәнем юк иде әле. Шәп ивент, спортның актив төрләре белән шөгыльләнүче яшьләр күп. Яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә алган чаралар булуы бик яхшы. Парк экстремаль спорт төрләре өчен ни кирәген белгән кешеләр тарафыннан төзелүе ошады. Төзүдә үз сәләтләрен кулланып, аңлап төзегәннәр. Паркның үзендә бар да югары дәрәҗәдә. Мондый ярышларны алга таба да үткәрергә кирәк. Алар спортчыларны гына түгел, ә туристларны да җәлеп итә. Urban Games хакына Казанга башка шәһәрләрдән күп егет-кыз килүен беләм”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте