Алена Ефимова I Бөтенроссия урам уеннарында биеклеккә сикерүдә Россия рекордын куйды

Алена Ефимова I Бөтенроссия урам уеннарында биеклеккә сикерүдә Россия рекордын куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Алена Ефимова I Бөтенроссия урам уеннарында биеклеккә сикерүдә Россия рекордын куйды. Санкт-Петербургтан килгән спортчы үзенең элеккеге казанышын 10 сантиметрга яхшыртты!

Санкт-Петербургтан килгән Алена Ефимова I Бөтенроссия урам уеннарында роликларда биеклеккә сикерү буенча Россиянең яңа рекордын куйды. Ул 131 сантиметр биеклеккә сикерә алды. Элеккеге рекорд 121 см иде. Бу нәтиҗә Алена Ефимовага җиңү китерде. Икенче урынны Анна Петрова алды, бронза Анна Волокитинада.

“Urban Games ярышларыннан зур тәэсирләр алдым. Алар минем ничек чыгыш ясавым белән бәйле. Мин Россиянең яңа рекорды булачак шәхси рекордыма ирешә алдым – роликлар белән бер урында 131 сантиметрга сикердем. Миңа оештыру ягы ошады, атмосфера бик җылы иде. Бер урында әллә ничә төрле спорт төрләре очраша, барысы да бер-берсе өчен җан ата, шатлана. Бу бик шәп.

Мондый уеннарны алга таба да үткәрергә кирәк. Спортчыларның үзләрен күрсәтүгә өстәмә рәвештә, кешеләр очратуы ансат булмаган спорт төрләрен дә күрә. Кайберәүләр хәтта аптырап, мондый спорт төре бармы дип сорый. Мондый ярышлар нәтиҗәсендә урам спорты төрләренә күз ачыла”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алена Ефимова.

Егетләр арасында җиңүне Санкт-Петербургтан килгән Иван Куцев яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте