“Баскетболга ярты гомеремне багышладым, аңа тартылу табигатьтән”

“Баскетболга ярты гомеремне багышладым, аңа тартылу табигатьтән”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

I Бөтенроссия урам уеннарында 3х3 баскетбол турниры җиңүчеләре ачыкланды.

I Бөтенроссия урам уеннарында (Urban Games) 3х3 форматындагы баскетбол буенча ярышлар спорт сөючеләрдә зур кызыксыну уятты, алар көне буе дәвам итте. Төрле яшьтәге кызлар һәм егетләр командалары Уеннар бүләкләре өчен көрәштеләр һәм әллә ничә кызыклы ярыш күрсәттеләр.

Кызлар арасында U-16 категориясендә “Баскетледи” командасы иң яхшысы булды, икенче урынны “Татарки” яулады. Егетләр арасында җиңүне “Кукмара” командасы уенчылары яулады, “Фул плиз” баскетболчылары икенче булдылар, ә бронза медаль Приморье крае данын яклаган “Дабл Дабл” командасында.

Кызлар арасында U-18 яшь категориясендә “Баскет-Холлс” командасы иң яхшысы булды, икенче урын Приморье краеның “Дабл Дабл” командасында, ә бронзаны Ленинград өлкәсе спортчылары яулады.

“Urban Games уеннарында миңа барысы да ошый, бик яхшы оештырылган. Мин баскетбол белән инде 8 ел шөгыльләнәм, ярты гомеремне аңа багышладым. Барыннан да бигрәк миңа көндәшлек рухы ошый, мәйданчыкта бар көчне бирәсе килә. Мин спортның төрле төрләрен сынап карадым, әмма баскетболга тартылу табигатьтән”, — диде Приморье краеннан килгән катнашучы Дмитрий.

I Бөтенроссия урам уеннарының икенче көнендә иң кызыклы төрләрнең берсе — BMX-фристайл буенча финал ярышлар узачак. Егетләр һәм кызлар арасындагы финаллар сәг. 11.00 башлана. Баскетбол мәйданчыкларында Red Bull Half Court 2020 турниры узачак, финал ярышлар шулай ук брейкинг, роллер спорты, чир спорты һәм скейтбордингта узачак.

I Бөтенроссия урам уеннары “Урам” экстрим-паркында уза. Керү ирекле.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте