Беренче Бөтенроссия урам уеннары 2020 елның сентябрендә үткәреләчәк

Беренче Бөтенроссия урам уеннары 2020 елның сентябрендә үткәреләчәк
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

10-14 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә (Татарстан Республикасы) I Бөтенроссия урам уеннары узачак. Чараны оештыручылар сыйфатында гомумроссия спорт федерацияләре ярдәмендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте чыгыш ясый.

Башта Уеннарны уздыру июнь аена планлаштырылган иде, әмма коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү чараларын тәэмин итү зарурлыгына бәйле рәвештә, ярышлар сентябрь аена күчерелде.

I Бөтенроссия урам уеннарына якынча 1500 спортчы килүе көтелә. Ярышларда спорт төре буенча ярыш регламентлары нигезендә Россия гражданнары катнаша алачак. Шул ук вакытта спорт төре буенча Россия Федерациясе һәм (яки) Россия Федерациясе субъектының спорт җыелма командасына кандидатлар исемлегенә кертелгән спортчыларга катнашырга рөхсәт ителми.

Уеннар программасына спортның 11 төре буенча ярышлар керде: баскетбол (3х3 дисциплинасы), бию спорты (“брейкинг” дисциплинасы), велосипед спорты (“ВМХ-фристайл” дисциплинасы), паркур, роллер спорты, чир спорты, һава-көч атлетикасы (воркаут), футбол фристайлы, скейтбординг, шул исәптән ике күрсәтмә төр – текбол һәм роуп скиппинг (сикергечтә сикерү).

Уенннар Казаның яңа спорт объектында – “Экстрим Парк”та үткәрелүе планлаштырыла.

Россиянең Спорт министрлыгы матбугат хезмәте