I Бөтенроссия урам Уеннарының рәсми сайты эшли башлады

I Бөтенроссия урам Уеннарының рәсми сайты эшли башлады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

17-21 сентябрь көннәрендә Казанда узачак I Бөтенроссия урам Уеннарының рәсми сайты эшли башлады. Сайтка керүчеләр Уеннарның программасы, спорт төрләре, объект – “Урам” экстрим-паркы, шулай ук ярышларның клиент төркемнәренә күрсәтелүче хезмәтләр (аккредитация, урнаштыру, транспорт) турындагы мәгълүмат белән таныша алачак.

Беренче бөтенроссия урам Уеннарын 2020 елның 17-21 сентябрь көннәрендә Казанда үткәрү планлаштырыла. Ярышлар баскетбол (3х3 дисциплинасы), бию спорты (“брейкинг” дисциплинасы), велосипед спорты (“ВМХ-фристайл” дисциплинасы), паркур, роллер спорты, чир спорты, һава-көч атлетикасы (воркаут), футбол фристайлы, скейтбординг кебек спорт төрләре буенча узачак. Программада шулай ук текбол һәм роуп скиппинг буенча күрсәтмә чыгышлар да бар.

Исегезгә төшерәбез, Уеннар объекты – “Урам” экстрим-паркының тест-драйвы Яшьләр көнендә, 27 июньдә узды.

“УРАМ” – Россиядәге иң зур экстрим-парк. Аның территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм өйрәнчек спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте