I Бөтенроссия урам уеннарының беренче җиңүчеләре билгеле булды

I Бөтенроссия урам уеннарының беренче җиңүчеләре билгеле булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

I Бөтенроссия урам уеннарында күрсәтмә һәм квалификация чыгышлары узды һәм беренче җиңүчеләр билгеле булды.

I Бөтенроссия урам уеннарының старт көне үз эченә паркурда, спорт сикерүендә һәм текболда күрсәтмә чыгышларны, шулай ук башка дисциплиналарда квалификация һәм финалларны алды. Иртә таңнан ярышларда катнашучылар призлы урыннар өчен көрәшергә һәм җанатарларны киеренке матчлар һәм эффектлы трюклар белән сөендерергә кереште. Спортчыларга “Урам” паркындагы шартлар бик ошады һәм, һава торышы салкын булуга карамастан, алар җылы итеп Уеннарны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, һәм ни өчен алар үзләре өчен гадәти булмаган спорт төрләрен сайлауларын сөйләделәр.

“Шартлар бик әйбәт, атмосфера да бик ошый. Барысы да супер. Бар җирдә дә спортчылар, барысы да бер-берсе өчен җан ата. Мин бию белән инде 11 ел шөгыльләнәм, ярышлар рухы бик ошый. Казандагы көндәшләр әйбәт, уңышка ирешергә тырышачакмын. Ә киләчәккә планнар – чир спорты буенча КМС алу”, – дип сөйләде “Задор” спорт бию мәктәбе данын яклаучы Иваново спортчысы Татьяна.

“Мин Пермь краеннан килдем, мондый дәрәҗәдәге ярышларны күргәнем юк иде әле. Казанда бик ошады. Мондый ярышларга алга таба да һичшиксез киләчәкмен. Футбол фристайлында миңа кирәкле битка эләгү стиле ошый. Бу бик матур күренә, хәтта искиткеч хисләр дә тудыра”, – дип билгеләп үтте фристайлер Александр.

“Казанда бик әйбәт мәйданчык, барысы да бик яхшы оештырылган. Паркурда миңа мөмкинлекләрнең зур булуы ошый. Үз-үзеңне күрсәтергә һәм үсәргә мөмкин. Паркурдагы яңа уенчыларга киңәш – җиңелдән башлагыз, физик әзерлек белән шөгыльләнегез. Катлаулы трюкларны шунда ук үтәргә тырышмагыз”, – дип сөйләде паркур буенча ярышларда катнашучы Казан егете Руслан.

“Urban Games – бик шәп уеннар. Мин брейкингка дүрт ел элек килдем. Урамда балаларның ничек биюләрен күрдем дә, миңа ошады. Яңа уенчыларга киңәшләр – тренерны тыңлагыз һәм спорт белән шөгыльләнегез”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Саратовтан килгән брейкинг ярышлары катнашучысы Мария.

“Текбол – бик мавыктыргыч нәрсә, уен зур тизлек белән уза. Техника бик зур әһәмияткә ия. Аннан башка уйнап булмый. Ә Казанда барысы да шәп. Оештыру ягы бик яхшы”, – дип билгеләп үтте Мәскәүдән Анна.

Ә I Бөтенроссия урам уеннарының беренче бүләкләрен скейт-кросс дисциплинасында (роллер спорты) яшь катнашучылар алды. Бүләкләү тантанасын Россиянең спорт роллеры федерациясе вице-президенты Сергей Зюльков үткәрде. Кызлар арасында җиңүне Мәскәүдән Анна Волокитина яулады, ә 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге егетләр арасында мәскәүле Михаил Кутузов беренче булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте