2020 елның 18-21 сентябрендә Казанда беренче Бөтенроссия урам уеннары узды. Ярышларда якынча 1000 спортчы катнашты.
Уеннар хакында
Казанда үтәчәк Уеннарның спорт программасы үз эченә 10 спорт төрен ала:
- баскетбол (3х3 дисциплинасы);
- бию спорты (“брейкинг” дисциплинасы);
- велосипед спорты ( “BMХ-фристайл” дисциплинасы);
- роллер спорты;
- чир спорты;
- футбол фристайлы;
- скейтбординг.
Шулай ук өч күрсәтмә спорт төре дә тәкъдим ителәчәк:
- текбол;
- паркур;
- роуп скиппинг (төрле элементлар башкарып, сикергеч аша сикерү).
Ярышлар яңа “Урам” экстрим-паркында (“Миллениум” күпере астындагы яр буе зонасында) узды.
Бөтенроссия урам уеннары программасы шулай ук яшьләр музыкасы, бию һәм мәдәнияте фестивале белән тулыландырылды.