Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы
Дата:
Йөзү буенча FINA Дөнья кубогы 2021 рәсми бите

28-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70) йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы үтәчәк.

Турнир турында

Йөзү буенча Дөнья кубогы Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан 1988 елдан бирле үткәрелә. Ярышлар бар дөнья буенча төрле шәһәрләрдә үтүче этапларга бүленә.

2021 елда Кубок этаплары Берлинда (1-3 октябрь), Будапештта (7-9 октябрь), Дохада (21-23 октябрь) һәм Казанда (28-30 октябрь) узачак. Барлык дүрт этап дәвамында спортчылар 25 метрлы бассейнда ярышачак, ә аларның нәтиҗәләре 2021 елның 16-21 декабрь көннәрендә Абу-Дабида үтәчәк кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатына квалификация булып хезмәт итәчәк.

Казан FINA Дөнья кубогы этапларын 2018 һәм 2019 елларда кабул иткәне бар.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 878.18 KB KAZAN FINA SWC 2021 COVID-19 Protocol
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 4.33 MB Ярышлар программасы