“Мин дөнья рекорды турында хыялландым!”

“Мин дөнья рекорды турында хыялландым!”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Кыска суда йөзү буенча Дөнья кубогы этабының икенче көнендә Дөнья рекорды куелды.

1500 метр, ирекле стиль

FINA Дөнья кубогы этабының иң озын дистанциясендә җиңүче булып Алексей Ртищев танылды, ул соңгы 50 метрда Венгрия йөзүчесе Акош Калмарны артта калдырды.

“Йөзә башлагач кәеф кырылды. Мин башканы көткән идем, әмма дистанция барышында уң ягым авырта башлады, хәлем бетте. Ахырда бары гаҗәеп тырышлык бәрабәренә җиңә алдым. 1,5 км дистанциясе – ул авырлык дистанциясе. Мин аны үз гомеремдә өченче тапкыр йөздем”, – диде Алексей Ртищев.

1. Алексей Ртищев, Россия – 14:47.27
2. Акош Калмар, Венгрия – 14:48.26
3. Сергей Семенов, Россия – 14:58.17

50 метр, аркада йөзү

Иртән 50 метр араны йөзгәндә иң яхшы вакытны Климент Колесников күрсәтте, әмма финалда аны 0,2 секундка тизрәк булган һәм 913 FINA баллы җыйган Павел Самусенко җиңде. Бронзага тәҗрибәле Сергей Фесиков лаек булды.

“Бик канәгатьмен, чөнки бу минем иң яхшы нәтиҗәм. Мондый яхшы нәтиҗәләр белән йөзү күңелле. 23 секундтан чыгу… Болай килеп чыгуына бик шатмын! Россиядә, Казанда рәхәт. Кыска суда мин рәхәтләнеп йөзәм, ә Климент Колесников һәм Сережа Фесиков кебек егетләр мине нәтиҗәләремне яхшыртырга рухландыра”, – дип белдерде җиңүче.

1. Павел Самусенко, Россия – 22.90
2. Климент Колесников, Россия – 23.12
3. Сергей Фесиков, Россия – 23.67

200 метр, комплекслы йөзү

Казанда узучы Дөнья кубогы этабында икенче җиңүен Япония йөзүчесе Дайя Сэто яулады. Кичә ул үз иленең рекордын куйган булса, бүген ул Дөнья кубогы рекордын яхшыртты.

“Кабат үз илемнең рекордын куярга теләгән идем, шулай булгач, мин канәгать. Биредә мин үземне бик ышанычлы тоям. Абу-Дабида чыгыш ясармын дип өметләнәм. Хәзер тагы да тизрәк секундлар күрсәтәсем килә”, – дип билгеләп узды Япония спортчысы.

1. Дайя Сэто, Япония – 1:50.66
2. Мэттью Сэйтс, КАР – 1:52.32
3. Даниил Пасынков, Россия – 1:53.67

50 метр, брасс

Немец спортчысы Фабиан Швингеншлегель үз карьерасында икенче тапкыр Дөнья кубогы этабын җиңде һәм беренче тапкыр шәхси ярышта җиңүче булды. Ул сезон лидерларының берсе булган Арно Камминганы артта калдыра алды.

“Мин чыктым да, берни турында уйламыйча йөзәргә тотындым. 50 метрда җиңү өчен барысының да туры килүе кирәк. Минем барысы да килеп чыкты”, – диде немец йөзүчесе.

1. Фабиан Швингеншлегель, Германия – 25.88
2. Арно Камминга, Нидерланд – 25.95
3. Кирилл Стрельников, Россия – 26.12

100 метр, ирекле стиль

Казан бассейнында беренче рекордны Австралия вәкиле Кайл Чалмерс куйды. Ул 13 ел элек француз Амари Лево куйган казанышны яңарта алды. Шулай ук Владимир Морозов куйган Дөнья кубогы рекорды да яңартылды. Россия йөзүчесе 50 метрдан соң бишенче булып килүгә карамастан, икенче урын яулады.

“Мин рекорд турында хыялландым, әмма аны бүген үк куярга планлаштырган идем дип әйтә алмыйм. Мин рекорд кую өчен ни эшләргә кирәклеген белә идем, һәм моны эшли алуыма шатмын”, – диде рекордчы.

1. Кайл Чалмерс, Австралия – 44.84
2. Владимир Морозов, Россия – 46.32
3. Климент Колесников, Россия – 46.35

200 метр, баттерфляй

Америкалы Том Шилдс 200 метр араны баттерфляй белән йөзүдә иң яхшы вакытны күрсәтте һәм 892 FINA баллы туплады.

1. Том Шилдс, АКШ– 1:52.42
2. Луис Кронен, Бельгия – 1:53.32
3. <Егор Павлов, Россия – 1:55.45

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте