Токиода узган Олимпиадада ике тапкыр призер булган йөзүче Казан студентларына мастер-класс үткәрде

Токиода узган Олимпиадада ике тапкыр призер булган йөзүче Казан студентларына мастер-класс үткәрде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда үтәчәк йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы алдыннан Токиода узган Олимпия уеннарында ике тапкыр призер булган Арно Камминга (Нидерланд) һәм аның тренеры Марк Фабер, шулай ук йөзүчеләр Мишель Коулман (Швеция) һәм Фернандо Шеффер (Бразилия) Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары өчен мастер-класс уздырды.

Мастер-класслар 28 октябрьдә ярышлар кабул итәчәк Су спорт төрләре сараенда узды. 2021 елда узучы йөзү буенча Дөнья кубогының соңгы – дүртенче этабы 28-30 октябрь көннәрендә үтәчәк, ул 25 октябрьдә Дохада (Катар) тәмамланган этаптан соң старт алачак. Казандагы ярышларда 292 спортчы катнашырга планлаштыра.

Хәтерләсәгез, Казан FINA Дөнья кубогы этапларын 2018 һәм 2019 елларда кабул иткәне бар.

FINA Дөнья кубогы этабы штат режимда, барлык саклык чараларын да исәпкә алып үткәреләчәк. Чара РФ законнары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары урнаштырган таләпләрне исәпкә алып, FINA регламенты нигезендә эшләнгән регламент буенча үткәрелә. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык чаралар да күреләчәк: барысы да бер кулланышлы битлекләр белән тәэмин ителәчәк, кулны гигиеник эшкәртү урыннары булдырылачак, керү юлларында тән температурасын үлчәячәкләр, социаль дистанцияне үтәү өчен махсус билгеләр салыначак. Моннан тыш, ярышлар тамашачылардан башка узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте