Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогы этабы

Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогы этабы
Дата:

Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогының рәсми сайты

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы узды. Ярышларга исә 50 судья бәя бирде, турнир бөтен дөньядан 200 тирәсе иң яхшы йөзүчеләрне җыйды. Алар арасында көчле спортчылар Митчел Ларкин (Австралия), Фелипе Лима (Бразилия), Катинка Хоссу (Венгрия), Раноми Кромовидьойо (Нидерланд), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода (Россия), Сара Шёстрём (Швеция), Блейк Пиерони (АКШ) һәм башкалар булды.

Чемпионат турында

Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы – Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) тарафыннан ел саен уздырыла тоган дәрәҗәле турнир. Анда дөньяның иң яхшы йөзүчеләре, Олимпия уеннары, Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатлары, Йөзү буенча ФИНА дөнья чемпионатлары медальләрен алучылар көч сынаша.

Йөзү буенча FINA дөнья кубогы өч кластерга бүленгән җиде этаптан тора. Беренче кластерга Казанда һәм Дохада узачак этаплар, икенчесенә –  Эйндховенда һәм Будапештта, өченчесенә исә Пекинда, Токиода һәм Сингапурда узачак этаплар керә. Турнирның призлар фонды 2,5 млн. USD.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Беренче кластердагы ярышлар 50 метрлы бассейннарда уза, анда программаның индивидуаль төрләрендә һәм 2 эстафетада медальләрнең 32 комплекты уйнатыла. Икенче һәм өченче кластерлар үз эченә 34 индивидуаль дистанциядә һәм 2 эстафетада 25әр метрлы бассейннарда ярышларны ала. Спортчыларга чиксез күләмдәге дистанцияләрне йөзү рөхсәт ителә, әмма рейтинг очколарын санаганда бары тик өч иң яхшы нәтиҗә генә исәпкә алыначак.

Татарстан башкаласы һәм ФИНА арасындагы килешү нигезендә Казан Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этапларын 2018 елдан 2022 елга кадәр ел саен кабул итәчәк.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 439.17 KB Ярышлар программасы
Партнерлар