Эмма Маккеон йөзү буенча FINA Дөнья кубогының гомуми зачетында беренче урын алды

Эмма Маккеон йөзү буенча FINA Дөнья кубогының гомуми зачетында беренче урын алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Австралия йөзүчесе Эмма Маккеон Дөнья кубогының Казан этабында да, турнирның гомуми зачетында да беренче булды.

200 метр, аркада йөзү

Кира Туссен 200 метрга йөзүдә җиңүне сизелерлек өстенлек белән яулады. Ул үзеннән соң килүчеләрне 4 секундка диярлек артта калдырды.

  1. Кира Туссен, Нидерланд – 2:03.51
  2. Дарья Устинова, Россия – 2:07.20
  3. Анастасия Кляровская, Россия – 2:07.54

800 метр, ирекле стиль

“Бу авыр дистанция, ләкин аны җиңү белән тәмамлавыма шатмын. Дөнья кубогыннан ләззәт алдым! Бу минем өчен сезондагы соңгы ярышлар иде. Ял итәргә кирәк”, – дип белдерде Леа Нили.

  1. Леа Нили, Австралия – 8:22.53
  2. Валерия Саламатина, Россия – 8:23.54
  3. Александра Быкова, Россия – 8:26.81

100 метр, баттерфляй

  1. Эмма Маккеон, Австралия – 55.63
  2. Мария Уголькова, Швейцария – 56.89
  3. Лана Пудар, Босния һәм Герцеговина – 57.39

200 метр, комплекслы йөзү

100 метр араны баттерфляй белән йөзүдә икенче урын алганнан соң, Швейцария вәкиле Мария Уголькова 200 метрны араны комплекслы йөзүдә җиңеп, Казанда икенче алтынын алды. Татарстан башкаласында ул 4 медаль яулады – ике алтын, көмеш һәм бронза.

  1. Мария Уголькова, Швейцария – 2:06.59
  2. Виктория Гюнеш, Төркия – 2:06.72
  3. Жужанна Якабош, Венгрия – 2:06.94

50 метр, брасс

Ника Годун белән Юлия Ефимованы йөздән бер секунд кына аерды, ләкин мондый тиз дистанциядә бу сирәк очрый торган хәл түгел.

“Берничә көннән Европа чемпионаты башлана, шуңа мин Дөнья кубогы этабында бары бер дистанциядә генә йөздем. Җиңүем белән канәгатьмен, шуны көткән идем”, – дип билгеләп узды Ника Годун.

  1. Ника Годун, Россия – 29.64
  2. Юлия Ефимова, Россия – 29.65
  3. Виталина Симонова, Россия – 30.46

4х50 метр, комплекслы йөзү, катнаш эстафета

4х50 метр эстафетасында җиңүне Мәскәү командасы яулады. Аның данын яклап Степан Калабин, Всеволод Занько, Анастасия Журавлева һәм Розалия Насретдинова чыгыш ясадылар.

  1. Мәскәү – 1:40.60
  2. Новосибирск өлкәсе – 1:40.83
  3. Казан – 1:42.63

100 метр, ирекле стиль

Йөз метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү Эмма Маккеонга Дөнья кубогының гомуми зачетында җиңү китерде. Әлеге чыгыш күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы өчен быелгы сезонны матур итеп япты.

“Йөзәр алдыннан артык каты борчылдым дип әйтә алмыйм, чөнки барысы да миннән торганын белдем. Мин Кираның яхшы спортчы икәнен һәм аның ничек тә булса үз балларын җыярга тырышачагын белә идем, шуңа миңа бар игътибарымны үз чыгышыма бирергә кирәк иде. Турнир башланыр алдыннан мин үз алдыма Дөнья кубогында җиңү максатын хәтта куймаган да идем. Бу минем өчен авыр ел булды, миңа ял итәргә кирәк иде, алай да үземне дөрес юлга кертеп җибәрә алдым. Минем инде ике ай диярлек өйдә булганым юк, гаиләмне бик сагындым”, – диде Эмма Маккеон.

  1. Эмма Маккеон, Австралия – 50.67
  2. Мишель Коулмэн, Швеция – 51.94
  3. Мэдисон Уилсон, Австралия – 52.24

Дөнья кубогының гомуми зачеты, хатын-кызлар

  1. Эмма Маккеон, Австралия – 228,3 балл
  2. Кира Туссен, Нидерланд – 227,4
  3. Мэдисон Уилсон, Австралия – 209,1

Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников турнирны оештыру ягына үз бәясен бирде.

“Казандагы Дөнья кубогы этабы яхшы узды. Барлык спортчылар да яхшы атмосфераны сизделәр, ә безнең спортчыларыбыз өчен бу Европа чемпионатына әзерлекнең бер адымы иде. Мин нәтиҗәләр белән канәгать. Барысы да яхшы энергия алдылар. Халыкара йөзү федерациясе ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Бу иң яхшы этапларның берсе иде, халыкара йөзү федерациясе дә, монда булучыларның барысы да шул фикердә”, – дип белдерде Владимир Сальников.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте