Су спорты төрләре сарае

Су спорты төрләре сарае
Су спорты төрләре сарае
  • Файдалануга тапшырылган: 03.2013
  • Бинаның гомуми мәйданы: 44 000 м2
  • Сыйдырышлыгы: 4 104 кеше

Казансуның уң як ярында урнашкан Су спорты төрләре сарае (ССТС) Россиядәге иң зур ябык спорт корылмаларының берсе. Объект Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага төзелгән.

Су спорты төрләре сарае су спорты төрләре: йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү һәм су полосы буенча ярышлар уздыру өчен каралган. Әмма бассейн төбенең күтәрелә торган үзенчәлекле технологиясе объектны шулай ук спортның уен төрләре һәм төрле көрәшләр уздыру мәйданы буларак та файдаланырга мөмкинлек бирә.

ССТС составында 3 бассейн бар: суга сикерүләр өчен каралган бассейн 33х25м (максималь тирәнлеге 5,5м); төп бассейн 50х25м (максималь тирәнлеге 3,0м); өйрәнүләр өчен каралган бассейн 50х25м (тирәнлеге 2,2м). Барлык бассейннар да тренерлар, фото һәм видеотөшерүләр өчен тәрәзәчекләр белән җиһазландырылган. Моннан тыш Спорт сараенда “коры” йөзү залы, массаж бүлмәләре, спорт заллары, матбугат үзәге һәм ярышлар уздыруны тәэмин итәр өчен кирәк булган башка төр бүлмәләр дә бар.

2013 елның октябреннән Су спорты төрләре сарае халык өчен ачык. Объектта барлыгы 18 сәламәтләндерү һәм спорт юнәлеше исәпләнә. Су спорты төрләреннән тыш объектта бокс, спорт-бал һәм заманча биюләр, ушу, шахмат һәм йога буенча да шөгыльләнергә була.

Файдалануга тапшырылганнан бирле ССТС берничә зур халыкара чараны кабул итте, алар арасында суга сикерү буенча ФИНА гран-при ярышлары (2013), XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада кысаларында йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар (2013), суга сикерү буенча “4 ил матчы” (2013), су полосы буенча “Россия” – “Сербия” Дөнья лигасы матчы, суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабы (2015), Су спорты төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ярышлары (2015), йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы (2018, 2021), суга сикерү буенча «Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» халыкара ярышлары (2020, 2021), йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» халыкара ярышлар һ.б. Объект еш кына су спорт төрләре буенча милли чемпионатлар, шулай ук синхрон йөзү йолдызлары катнашында музыкаль тамашалар уздыру урыны булып хезмәт итә.

2014 ел йомгаклары буенча Су спорты төрләре сарае Sports Facilities мәртәбәле журналының экспертлар советы һәм РФ Спорт министрлыгы исеменнән Россиянең иң яхшы бассейны буларак диплом һәм махсус приз белән бүләкләнде.

Адрес Казан шәһ., С.Хәким ур., 70 йорт
Телефон +7 (843) 294-65-56
Ничек барып җитәргә “Су спорты төрләре сарае” тукталышы: 62, 74, 75 нче автобуслар.