Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының этабы 28-30 октябрь көннәрендә Казанда узачак

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының этабы 28-30 октябрь көннәрендә Казанда узачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

2021 елның 28-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы үтәчәк. Вакыйгада дөньяның 28 иленнән 210нан артык спортчылар катнашуы планлаштырыла. Ярышларны оештыруда 100дән артык волонтер булышачак.

Йөзү буенча Дөнья кубогы Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан 1988 елдан бирле үткәрелә. Ярышлар бар дөнья буенча төрле шәһәрләрдә үтүче этапларга бүленә. 2021 елда Кубок этаплары Берлинда (1-3 октябрь), Будапештта (7-9 октябрь), Дохада (21-23 октябрь) һәм Казанда (28-30 октябрь) узачак. Барлык дүрт этап дәвамында спортчылар 25 метрлы бассейнда ярышачак, ә аларның нәтиҗәләре 2021 елның 16-21 декабрь көннәрендә Абу-Дабида үтәчәк кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатына квалификация булып хезмәт итәчәк. Казан FINA Дөнья кубогы этапларын 2015, 2018 һәм 2019 елларда кабул иткәне бар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте