Мэттью Сэйтс йөзү буенча FINA Дөнья кубогының җиңүчесе булды

Мэттью Сэйтс йөзү буенча FINA Дөнья кубогының җиңүчесе булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узган кыска суда йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабының өченче көнендә турнирның гомуми зачеты җиңүчесе билгеле булды. Җиңүче исеменә Көньяк Африка Республикасы спортчысы Мэттью Сэйтс лаек булды.

400 метр, комплекслы йөзү

Ир-атлар арасында ярыш көне Дайя Сэтоның 400 метр араны комплекслы йөзүдә җиңүе белән башланды. Япония спортчысы Илья Бородинны биш секундка артта калдырды һәм Казанда чираттагы медален яулады.

“Нәтиҗә бик үк начар түгел, әмма 3:56 эчендә йөзәсе килгән иде. Андый нәтиҗәне Абу-Дабида күрсәтермен дип өметләнәм”, – дип билгеләп узды Сэто.

  1. Дайя Сэто, Япония – 3:57.85
  2. Илья Бородин, Россия – 4:02.89
  3. Даниил Пасынков, Россия – 4:06.01

50 метр, баттерфляй

50 метрлы супер тиз дистанциядә җиңүне Венгрия спортчысы Себастьян Сабо яулады. Аның Дөнья кубогының шәхси ярышларында 2019 елның октябреннән бирле җиңгәне юк иде. Ә менә Казанда ул бу сериягә нокта куя алды.

“Яхшы формага керә алуыма бик шатмын. Дөнья кубогы башында бар да килеп чыкмады, әмма кирәкле мизгелдә мин үземдә көч таптым. Турнирны җиңү белән тәмамлавыма шатмын. 50 метрда көндәшлек һәрвакыт зур, һәм мин чын-чынлап тиз егетләр белән ярышам. Миңа Казанда бик ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бар да шәп иде! Мин әле Казанда тагы берничә көн булачакмын, чөнки Европа чемпионатына калам”, – диде Сабо җиңүдән соң.

  1. Себастьян Сабо, Венгрия – 21.97
  2. Том Шилдс, АКШ – 22.19
  3. Кайл Чалмерс, Австралия – 22.33

100 метр, аркада йөзү

50 метр араны аркада йөзү һәм 100 метр араны комлекслы йөзүдә ике көмеш яулаганнан соң, Климент Колесников йөз метрны аркада йөзүдә алтынга лаек булды. Климент өчен бу Дөнья кубогы этапларының шәхси ярышларында яуланган беренче алтын.

“Үземне шәп хис итәм, бар да яхшы. Бернинди проблемалар да сизмим, тулаем алганда, канәгатьмен. Авыррак булыр дип уйлаган идем, ләкин әзерлек чагыштырмача план буенча бара. Бу ярышлар калганнарыннан шуның белән аерыла – син бары үзең өчен генә җаваплы. Барысына да чыгыш ясавы ошый, барысы да үзен ирекле хис итә һәм рәхәтләнеп йөзә”, – дип сөйләде Климент.

  1. Климент Колесников, Россия – 49.47
  2. Павел Самусенко, Россия – 50.44
  3. Григорий Тарасевич, Россия – 50.82

200 метр, брасс

Япония йөзүчесе Арно Камминга һәм Антон Чупковны артта калдырып, Казандагы чыгышын тагы бер эффектлы җиңү белән тәмамлады. Казанда Сэто 4 алтын медаль яулады.

“Мин бәхетле, әмма бик нык арыдым”, – диде җиңүче елмаеп .

  1. Дайя Сэто, Япония – 2:01.49
  2. Арно Камминга, Нидерланд – 2:02.13
  3. Антон Чупков, Россия – 2:02.71

200 метр, ирекле стиль

Ир-атлар арасындагы соңгы ярышта җиңүне берьюлы ике спортчы бүлеште – Мэттью Сэйтс һәм Данас Рапшис. Беренче йөз метрдан соң спортчыларның икесе дә беренче өчлек артында бара иделәр, әмма дистанциянең икенче яртысында алар үз көчләрен күрсәттеләр һәм алтын медальләр яуладылар.

“Мин бу ярышта җиңгән очракта, үземнең гомуми зачетта беренче урын алачагымны белә идем. Шуның аркасында бераз басым сиздем, әмма бар да уңышлы тәмамлавына шатмын. Бу шәп ярыш иде, алтын медальне ике спортчы алды”, – дип сөйләде Мэттью Сэйтс.

  1. Мэттью Сэйтс, КАР һәм Данас Рапшис, Литва – 1:41.73
  2. Фернандо Шеффер, Бразилия – 1:42.83

Дөнья кубогының гомуми зачеты, ир-атлар

  1. Мэттью Сэйтс, КАР – 227 балл
  2. Том Шилдс, АКШ – 224,4
  3. Арно Камминга, Нидерланд – 224,1

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте