“Казанда җиңүемә һәм бар осталыгымны күрсәтә алуыма шатмын”

“Казанда җиңүемә һәм бар осталыгымны күрсәтә алуыма шатмын”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда кыска суда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының финал этабы старт алды. Су спорт төрләре сараенда узучы ярышларның беренче көнендә хатын-кызлар арасында алты медаль комплекты уйнатылды.

400 метр, ирекле стиль

400 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә төп көрәш Австралия кызлары Ли Нил һәм Мэдисон Уилсон арасында барды. Нил бер борылышта да лидерлыкны беркемгә бирмәде, финишка да беренче булып килде. Бронза медаль Россия спортчысы Александра Быковада.

“Миндә катнашхисләр. Узган уңышсыз атна эчендә хаталарымны төзәтеп, Казанда бар осталыгымны күрсәтә алуыма бик шатмын. Җиңә алуыма шатмын. Хәзер бераз ял итәчәкмен, аннан дөнья чемпионатына әзерләнәчәкмен”, – диде җиңүче.
1. Лиа Нил, Австралия – 4:01.73
2. Мэдисон Уилсон, Австралия – 4:02.05
3. Александра Быкова, Россия – 4:05.05

50 метр, аркада йөзү

Дөнья рекордчысы, Дөнья кубогының гомуми зачеты лидерларының берсе булган Кира Туссен 50 метр араны аркада йөзү дистанциясендә җиңү яулап, үзенең осталыгын исбатлады.

“Тизрәк йөзәсе иде, ләкин, тулаем алганда, нәтиҗә бик начар түгел. Башта Казанда узачак Европа чемпионатында чыгыш ясаячакмын, ә аннан Абу-Дабидагы дөнья чемпионатына әзерләнәчәкмен”, – дип билгеләп узды Кира.
1. Кира Туссен, Нидерланд – 25.87
2. Холли Барратт, Австралия – 26.25
3. Дарья Васькина, Россия – 27.09

200 метр, баттерфляй

Жужанна Якабош 200 метр араны баттерфляй белән йөзүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, тик бу күрсәткеч Жужанна бер атна элек Дохада күрсәткән нәтиҗәдән ярты секундка диярлек әзрәк иде. Әлбәттә, спортчы җиңүенә бик шат иде.

“Дохадагыга караганда тизрәк йөзүем белән канәгатьмен. Күңелдә бары шатлык хисләре”, – дип билгеләп узды Венгрия йөзүчесе.
1. Жужанна Якабош, Венгрия – 2:05.88
2. Анастасия Маркова, Россия – 2:05.97
3. Мария Уголькова, Швейцария – 2:07.46

200 метр, брасс

200 метр араны брасс белән йөзүдә мактау пьедесталына өч Россия спортчысы менде, җиңүне Виталина Симонова яулады.

“Мин бик канәгать, нәтиҗә бер дигән! Эшлисе килгәнемне эшләдем. Алда – дөнья чемпионатына сайлап алу турлары, бу – хәзергә төп максат”, – диде Виталина.
1. Виталина Симонова, Россия – 2:19.22
2. Юлия Ефимова, Россия – 2:20.49
3. Мария Темникова, Россия – 2:21.12

50 метр, ирекле стиль

Дөнья кубогы лидеры Эмма Маккеон гомуми зачетта җиңүгә тагы бер адымга якынайды, ләкин аның төп ярышлары алда әле.

“Казанга кайтуыма шатмын, мин биредә алты ел – дөнья чемпионатыннан бирле булмадым. Мин кыска суда уздырылучы ярышларда бик еш катнашмыйм, әмма Казанга килеп, үземне тикшерергә булдым”, – дип билгеләп узды спортчы.
1. Эмма Маккеон, Австралия – 23.53
2. Мэдисон Уилсон, Австралия – 23.94
3. Мишель Коулман, Швеция һәм Холли Барратт, Австралия – 23.95

100 метр, комплекслы йөзү

Йөз метр араны комплекслы йөзүдә җиңүне Швейцария өчен чыгыш ясаучы Мәскәү кызы Мария Уголькова яулады. Бу – аның бүгенгә икенче медале.
1. Мария Уголькова, Швейцария – 58.47
2. Мишель Коулман, Швеция – 58.54
3. Анастасия Сорокина, Россия – 1:00.08

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте