“Йөзү буенча Дөнья кубогының Казан этабында спортчылардан югары нәтиҗәләр көтеп калабыз”

“Йөзү буенча Дөнья кубогының Казан этабында спортчылардан югары нәтиҗәләр көтеп калабыз”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

28-30 октябрь көннәрендә Казанда FINA 2021 Дөнья кубогы җиңүчеләре билгеле булачак. Су спорт төрләре сараенда ярышларның соңгы этабы узачак, анда 37 илдән 292 спортчы катнашачак.

Турнир алдыннан Дөнья кубогының гомуми зачетының хәзерге лидеры, Австралия спортчысы Эмма Маккеон, Олимпия уеннары призеры Владимир Морозов, Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы, FINA бюросы әгъзасы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников, FINAның йөзү буенча техник комитеты рәисе урынбасары Крейг Хантер һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашындагы матбугат конференциясе узды.

Беренче булып сәламләү сүзе белән Владимир Сальников чыгыш ясады, ул Казанның ярышлар үткәрүгә әзерлегенә югары бәя бирде.

“Барыгызны да Казанда, йөзү башкаласында, шул исәптән, халыкара йөзү башкаласында сәламлим. Дөнья кубогы этабы биредә, элек йөзү буенча зур ярышлар кабул иткән Су спорт төрләре сараенда лаеклы рәвештә уздырыла. Барлык хезмәтләр дә яхшы эшли, бассейн ялтырап тора һәм спортчыларны көтә. Бу җиңел булмаган чорда пандемия белән бәйле киеренкелекне үткәреп җибәрергә түземлек телим. Вирус таралуга юл куймау чараларын үтәү өчен, оештыручылар хәлләреннән килгәннең барын да эшләделәр. Казанда дөньяның иң алдынгы спортчылары җыелган. Алардан югары нәтиҗәләр көтеп калабыз һәм барысына да уңышлар телибез!” – диде Владимир Сальников.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов FINA Дөнья кубогының Казан этабында катнашучылар составы бик көчле дип билгеләп үтте.

“Кунакларны сәламләүгә бик шатбыз. Бу финал этап, ул Абу-Дабида узачак киләсе дөнья чемпионаты алдыннан квалификация этабы булып тора. Катнашучылар составы бик көчле, шуңа югары нәтиҗәләр көтеп калабыз”, – дип белдерде министр.

FINAның йөзү буенча техник комитеты рәисе урынбасары Крейг Хантер алдагы ярышларның төп интригасы – очколар санауның яңа системасы турында тулырак сөйләде.

“Казанга, элек йөзү буенча ярышлар үткәрелгән шәһәргә кайтуыбызга һәм бу гаҗәеп объектта булуыбызга бик шатбыз. Белгәнегезчә, быел Дөнья кубогы яңа система буенча уздырыла, һәм без быелгы җиңүченең исемен белү өчен, зур түземсезлек белән шимбә кичен көтәбез. Хәзерге вакытта хатын-кызлар арасында төп лидер – Кира Тусант алдыннан баручы Эмма Маккеон; ир-атларның иң яхшы өчлегендә Мэттью Сатес, Арно Камминга һәм Том Шилдс – аларны нибары берничә очко гына аера. Барлык алдынгы спортчыларны да Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатында күрергә өметләнәбез! Шулай ук FINA партнерларына һәм ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез”, – диде Крэйг Хантер.

Австралия йөзүчесе Эмма Маккеон гомуми зачетта беренче урында калырга әзер икәнен белдерде һәм Казанга иң беренче тапкыр килгән вакытын искә төшерде.

“Әлбәттә, лидерлыкны саклыйсы килә, ләкин хәзер мин бар игътибарымны алдагы ярышларга бирәм. Үз вакытымны да яхшыртасы килә. Казанга алты елдан соң кайтуыма бик шатмын. Өстемдә нинди җаваплылык ятканын аңлыйм, әмма мин бар игътибарымны үз дистанцияләремә бирәчәкмен. Минем элек тә мондый басым белән очрашканым булды, һәм мондый очракларда башка әйберләр түгел, ә ничек яхшы чыгыш ясарга кирәклеге турында уйларга кирәк. 2015 елда мин беренче тапкыр Казанга килдем, ләкин минем дөнья чемпионатында барысы да килеп чыкмады, әмма ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Башка илләр белән таныша алуыма шатмын. Россия Австралиядән бик нык аерыла, һәм миңа монда бик кызык”, – диде спортчы.

Россия йөзүчесе Владимир Морозов Казандагы старт алдыннан нинди формада булуы турында сөйләде.

“Хәзерге вакытта мин бу стартларны форма җыю өчен кулланам. Төп максатым – Абу-Дабида узачак дөнья чемпионаты. Казанга мин һәрвакыт шатланып киләм”, – диде Владимир Морозов.

Спортчыларның икесе дә чикләүләр аркасында Казандагы Дөнья кубогы этабы трибуналардагы тамашачылардан башка узачагына кызгану белдерделәр.

“Трибуналарда тамашачылар булмаячагы бик кызганыч, чөнки миңа җанатарлар көч биреп торганда ярышу ошый. Ләкин мондый шартларда Токиодагы Олимпиада да, башка ярышлар да узды. Әгәр шулай кирәк икән, шулай булсын”, – дип белдерде Эмма Маккеон.

“Җанатарлардан башка начаррак йөзелә, өстәвенә Казандагы тамашачыларның энергетикалары бик көчле, шуңа, алар булмагач, беренче вакытларда бик сәер иде. Ләкин хәзер мин моңа күнектем инде”, – дип билгеләп үтте Владимир Морозов.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте