Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

Синхрон йөзү буенча 2020 елгы Россия чемпионатының рәсми бите

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты 2020 елның 25-27 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70 нче йорт) узды. Турнир илнең 10 шәһәре һәм төбәгеннән 260 артык спортчыны җыйды.

Чемпионат хакында

Милли турнирны үз мәйданчыгында кабул итү Казан өчен традициягә әйләнде – элегрәк ярышлар Татарстан башкаласында 2013, 2014, 2018 һәм 2019 елларда үткәрелде.

Чемпионатның максаты – синхрон йөзүне популярлаштыру, Россия җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм халыкара спорт ярышларында катнашу өчен илнең спорт резервын әзерләү.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе оештырды.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00