Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты ачылды

Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты ачылды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Турнирда илнең 10 шәһәреннән һәм төбәгеннән килгән 260 артык спортчы катнаша. Катнаш программа алдыннан спортчылар, тренерлар һәм судьяларны РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Татарстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы, Татарстан һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы, Россия студентлар спорты берлегенең беренче вице-президенты Рафис Борһанов сәламләделәр.

Ольга Павлова Россия чемпионатының күптән көтелгән турнир икәнлеген билгеләп үтте. “Безнең өчен бу зур бәйрәм, дөньяда булган кыенлыкларга карамастан, без аны бик көттек, – диде ул. – Хәзер ярышларны үткәрү өчен зур регламентлар үтәргә кирәк. Кайвакыт башка “Ә бәлки үткәрмәскәдер?” дигән фикер килгәләде. Ләкин без башкача булдыра алмыйбыз, чөнки синхрон йөзү – иң көчле, медальләр күп булган, алтын спорт төре. Бүген әлеге су өслегендә чып-чын көрәш су көрәше башланды – матурлык, нәфислек, яңа хисләр, яңа программалар, күз алдына китерүе авыр элементлар”. Россиянең синхрон йөзү федерациясе вице-президенты оештыру комитетына, ТР Спорт министрлыгына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Шулай ук Ольга Павлова спортчыларга уңышлар теләде. “Без Токио Олимпиадасында һичшиксез мактау пьедесталында булырбыз дип уйлыйм, һәм сез барыгыз да кайсы баскычында икәнен аңлыйсыз”, – диде ул.

Чемпионат ачылуы белән җыелганнарны шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов котлады. Ул Россиянең синхрон йөзү федерациясенә чемпионатны оештыруда Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. “Без бишенче тапкыр иң яхшы спортчыларны, судьяларны, тренерларны кабул итү мәртәбәсенә лаек булдык. Казанлылар һәм кунакларның өч көн дәвамында спортчыларның мавыктыргыч, матур синхрон чыгышлары артыннан күзәтү мөмкинлеге булачак”, – дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

Ул Татарстанда су спорт төрләренең уңышлы үсеш алуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта республикада 234 бассейн бар, һәм аларны төзү дәвам итә. Татарстанның спорт министры вазыйфаларын башкаручы синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Покровскаяга республикада резервлар әзерли торган үз исемендәге мәктәп ачуы өчен рәхмәт җиткерде. Хәлил Шәйхетдинов шулай ук Татарстан спортчыларының илнең әйдәп баручы командалары арасына керүләренә өмет белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген чемпионатта җиңүчеләр техник программада (соло һәм төркемнәр) билгеләнде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте