Мәскәү синхрончылары Россия чемпионатының ирекле программасында беренче урын алдылар

Мәскәү синхрончылары Россия чемпионатының ирекле программасында беренче урын алдылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне төркемнәрнең ирекле программада чыгыш ясавы белән тәмамланды. Бу кичне иң көчлесе булып Мәскәү-3 командасы танылды.

Төркем составында Алена Бакай, Александра Прудиус, Виолетта Евенко, Екатерина Коссова, Елизавета Минаева, Диана Миргазизова, Елизавета Полякова, Алена Соломина, Антонина Базлова, Екатерина Громова, Ксения Карнаева, Анисия Неборако чыгыш ясады.

Җиңүчеләр чемпионатта Иисус Христос юлы турында сөйләүче яңа куелыш тәкъдим иттеләр. Аңа әзерлек инде мартта башланган булган, тик карантин аркасында озак вакыт дәвамында бассейнда күнекмәләр үткәрелмәгән. Диана Миргазизова сөйләвенә караганда, карантиннан соң спортчы кызлар формага тиз кайтканнар, гәрчә тернәкләнү җиңел бирелмәсә дә. “Без әлегә үз чыгышыбызны күрмәдек. Әмма тренерыбыз канәгать икән, димәк, без дә канәгать”, – дип билгеләп үтте ул.

Ирекле программада икенче урынны 92,9667 балл туплаган Мәскәү өлкәсе командасы алды: Дарья Бокова, Светлана Денисова, Алина Мантуленко, Анастасия Романчук, Анна Соколова, Дарья Фомина, Светлана Ходырева, Эвелина Шевлякова, Кристина Аверина, Арина Тимченко һәм Анастасия Шмелькова.

Бронза медальләрне Мәскәү командасы синхрончылары яулады: Анастасия Климкова, Елена Куленкова, Виктория Носкова, Мария Тишкова, Ксения Худякова, Алиса Шашкова, Екатерина Шилкина, Кристина Элиасян, Дарья Кирсанова, Варвара Креопалова, Алена Матвиенко һәм Анна Назарова. Аларның чыгышын судьялар 92,3333 баллга бәяләде.

Гомуми зачетта лидер булып техник һәм ирекле программаларда 183,0871 балл җыйган Мәскәү өлкәсе төркеме танылды. Икенче урын Мәскәү командасында (182,8315 балл). Санкт-Петербург командасы (179,8065 балл) исә өченче баскычта.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте