Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко Россия чемпионатында техник программада “алтын” яуладылар

Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко Россия чемпионатында техник программада “алтын” яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көне техник программаны тәкъдим итүче дуэтлар чыгышыннан башланды.

Җиңүне Мәскәү спортчылары Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко яулады. Судьялар аларның чыгышын 89,9941 баллга бәяләде. Чыгыштан соң спортчылар бу нәтиҗәгә бик шат икәнлекләрен әйттеләр. “Мондый зур тәнәфестән соң әллә ничегрәк, ярышлардан “бизгән” идек инде”, – дип билгеләп үтте җиңүчеләр.

Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко бүген Су спорт төрләре сараенда тәкъдим иткән техник программа яңа. “Безнең “Джаз” исемле программабыз бик авыр, тиз, ритмлы, барысы да зур тизлек белән эшләнелә. Без күтәренке кәеф, җиңеллек, бию хәрәкәтләрен тапшырырга теләдек, – дип сөйләде спортчы кызлар. – Без бу программа белән былтыр чыгыш ясарга тиеш идек, тик премьераны күчерделәр”.

Санкт-Петербург синхрончылары Дарья Ляхова һәм Елизавета Смирнова 88,2432 балл нәтиҗәсе белән көмеш призер булдылар.

Өченче урынны 88,2178 балл җыйган Мәскәү өлкәсе спортчылары Светлана Денисова һәм Анастасия Романчук яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте