Мәскәүнең акробатика төркеме Россия чемпионатының ирекле программасында җиңү яулады

Мәскәүнең акробатика төркеме Россия чемпионатының ирекле программасында җиңү яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты акробатика төркемнәре чыгышлары белән тәмамланды. Ирекле программада иң яхшылары булып 92,5667 балл җыйган Мәскәү-3 командасы танылды.

Төркем составында Валерия Архипова, Варвара Онищенко, Валерия Бахарева, Виктория Бушуева, Ксения Викторова, Полина Галикеева, Полина Крючкова, Мария Петрухина, Полина Полянская, Кира Снисаренко, Полина Соловьева һәм Анастасия Трубинова чыгыш ясады.

“Без һәр көнне тир түктек, бу җиңүгә озак килдек, – дип сөйләде Полина Галикеева. – Бу безнең чемпионатка кадәр беркайда да күрсәтмәгән программабыз”.

Икенче урынны Мәскәү-1 командасы яулады (91,2667 балл): Алина Гербер, Карина Мелькомова, Кристина Гербер, Елизавета Сергеева, Мария Карликова, Светлана Федорова, Ольга Крицкая, Мария Чуйкова, Мария Крючкова, Виктория Боева, Софья Куликова һәм Ангелина Глицкова.

“Бронза” Татарстанның акробатик төркемендә (89,3667 балл). Команда составында Олеся Архипова, Анна Гордеева, Галина Лучшева, Александра Лямасова, Виктория Малышева, Валерия Попова, Аделина Сагыйтова, Карина Севрюгина, Алина Тихомирова, Диана Хәбибуллина, Татьяна Кирьякова, Аделя Сәрвәрова чыгыш ясады.

Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта беренче урынны Мәскәү, икенчене Санкт-Петербург яулады, өченче урынга исә Татарстан Республикасы лаек булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте