Дарья Кирсанова синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында техник программада “алтын” яулады

Дарья Кирсанова синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында техник программада “алтын” яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Техник программа белән беренче булып солисткалар чыгыш ясады.

Алтын медальне Мәскәүдән килгән Дарья Кирсанова яулды – аның чыгышын судьялар 90,4217 баллга бәяләде. Икенче урынны 90,2571 балл җыйган Мәскәү өлкәсе кызы Алина Мантуленко алды. Мәскәү спортчысы Надежда Демидова (89,6187 балл) бронза призер булды.

“Әлбәттә, мин шат. Һәр көнне иртәдән кичкә кадәр әзерләндек, күнекмәләр ясадык, һәм болар барысы да тренер ярдәме белән”, – диде бүләкләү тантанасыннан соң Дарья Кирсанова. Ул коронавирус инфекциясе пандемиясе күнекмәләр процессында ничек чагылганы турында сөйләде. “Яз һәм җәй буе диярлек өйдә утырдык, онлайн режимда шөгыльләндек, залда “коры” күнекмәләр булды. Суга бары июльдә генә чыга алдык”, – дип билгеләп үтте җиңүче.

Ул бүген күрсәткән техник программа яңа түгел, аның белән Дарья Кирсанова инде юниорлар ярышларында катнашканы бар. “Олылар” турниры өчен программа яңа элементлар белән тулыландырылган.

Әниең (Мария Киселева, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, тугыз тапкыр Европа чемпионы – искәрмә) кулы астында шөгыльләнү ничегрәк дигән сорауга Дарья Кирсанова болай дип җавап бирде: “Ансат түгел, чөнки ул синең максимумыңны белә һәм һәрвакыт иң яхшысын гына таләп итә. Ләкин нәтиҗәгә нәкъ менә шулай ирешәләр дә”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте