Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко Россия чемпионатының ирекле программасында “алтын” яуладылар

Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко Россия чемпионатының ирекле программасында “алтын” яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көнендә ирекле программада дуэтлар чыгыш ясады. Алтын медальләрне 93,8000 балл җыйган Мәскәү спортчылары Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко яулады.

Җиңүчеләр тәкъдим иткән ирекле программа яңа. “Без аны мартта Мәскәүдә күрсәтергә тиеш идек, тик ярышларны күчерү аркасында моны бары хәзер генә эшли алдык, – дип сөйләде алар. – Без бу программаны берничә көн эчендә диярлек уйлап чыгардык. Ә куюны күнекмәләр рәсми рәвештә рөхсәт ителгәч кенә башладык”. Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко сүзләренә караганда, ярышлар арасындагы артык озын тәнәфес аркасында бу чемпионатта чыгыш ясавы авыррак булган. “Әлеге программа – дуэтыбыз репертуарындагы программалар арасында иң катлаулысы, иң күбе аның өчен кайгырдык һәм борчылдык, һәм иң күп көчне дә аның өчен бирдек. Үзебезнең чыгышыбыз белән канәгатьбез”, – дип билгеләп үтте спортчылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталының икенче баскычына Мәскәү-2 командасы дуэты Анастасия Бахтырева һәм Александра Быкова (92,2333 балл) менде.

Мәскәү өлкәсеннән килгән Дарья Бокова һәм Светлана Денисова (91,8333 балл) бронза призер булдылар.

Ике программа (техник һәм ирекле) нәтиҗәләре буенча беренче урын Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко дуэтында (183,7941 балл). Гомуми зачетта икенче урынны Дарья Бокова һәм Светлана Денисова (180,0511 балл) алды. Өченче урын Санкт-Петербург дуэты Дарья Ляхова һәм Елизавета Смирновада (179,6099 балл).

Үзләренең ирекле программаларын шулай ук катнаш дуэтлар да тәкъдим итте. Җиңүчеләр булып 91,0333 балл җыйган Михаил Васильев һәм Алина Мантуленко танылды. Көмеш медальләрне Татарстан спортчылары Анна Гордеева һәм Артур Коршунов (84,6667 балл) яулады.

Михаил Васильев һәм Алина Мантуленконың “Танго” дип аталган программалары яңа. “Без бу программа белән беренче тапкыр ел башында Парижда чыгыш ясадык. Моңа кадәр аны бер ай ярым диярлек куйдык, ике ай әзерләдек, – дип сөйләде Алина Мантуленко. – Карантиннан соң августтан башлап без аны Россия чемпионатына әзерли башладык. Биредә әлеге программа белән икенче старт булды”. Карантин вакытында бары “коры” күнекмәләр булды, барлык мәктәпләр дә онлайн шөгыльләнде. “Эшкә озаграк чумарга туры килде”, – дип белдерде спортчылар. “Минем беркайчан да болай озак сусыз торганым юк иде, шуңа физик көчәнеш авыррак кабул ителде, организмга витаминнар белән “ярдәм итәргә” туры килде. Бу стартны үтә алуыбызга һәм программаны лаеклы итеп күрсәтә алуыбызга шатмын”, – дип билгеләп узды Алина Мантуленко. Дуэт алга таба 2021 елның апрелендә Россия чемпионатында һәм FINA Дөнья сериясе этапларында катнашырга планлаштыра.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте