Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында катнаш программада җиңүчеләр билгеләнде

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында катнаш программада җиңүчеләр билгеләнде
Басылган датасы:

Казанда үтүче синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты ирекле катнаш программа белән тәмамланды.

Беренче урынны 93,2333 балл нәтиҗәсе белән Мәскәү командасы яулады. Команда составында Кристина Городецкая, Кристина Железова, Екатерина Исаева, Вера Корнякова, Карина Косырева, Анастасия Кочетова, Славяна Милова, Ольга Миронова, Ләйсән Мостафина, Елизавета Пятницкая, Эльвина Таипова һәм Виталия Трухина чыгыш ясады.

Җиңүчеләр күрсәткән һәм көзгеләр темасына багышланган программа җәй ахырында куелган булган. Спортчылар сөйләүләренә караганда, карантин башлану белән күнекмәләр туктатылган, алар мөстәкыйль шөгыльләнгәннәр, тренерлар онлайн җибәргән биремнәрне үтәгәннәр. Тәнәфестән соң формага кире кайту җиңел булмаган. “Чемпионатка әзерләнү өчен вакыт бик күп түгел иде, ләкин без барысын да булдыра алдык”, – дип билгеләп үтте синхрончы кызлар. Алга таба алар гыйнварда узарга тиешле Россия беренчелегендә, шулай ук апрельдә ил чемпионатында катнашырга планлаштыра.

Икенче урында Мәскәү-1 командасы. Үз чыгышлары өчен синхрончы кызлар 91,5667 балл алдылар. Программаны Виктория Боева, Алина Гербер, Кристина Гербер, Мария Карликова, Ольга Крицкая, Мария Крючкова, Карина Мелькомова, Ирина Рыкованова, Елизавета Сергеева, Светлана Федорова, Софья Титова һәм Мария Чуйкова тәкъдим итте.

“Бронзаны” Санкт-Петербург синхрончылары яулады: Анастасия Астахова, Мария Гарбуз, Валентина Герасимова, Наталья Дергачева, Анастасия Ковалева, Екатерина Ковешникова, Валерия Лазарева, Виктория Маренкова, Анна Павловская, Татьяна Полянская, Яна Васильева һәм Милана Смоленская. Аларның нәтиҗәләре – 90,8333 балл.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте